Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыручылар кимүен дәвам итә

Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан күренгәнчә, Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыручылар кимүен дәвам итә. Соңгы тәүлектә коронавирусның 151 очрагы (бер көн элек 158 иде) ачыкланган.

Шул ук вакытта, хастаханәгә озатылган һәм савыккан пациентлар саны да кими.

11 пациент (бер көн элек – 15) хастаханәгә китерелгән, 161 кеше (бер көн элек – 162) терелгән.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 203 072 очрагы ачыкланган, 200 090 кеше савыккан.

Коронавирустан вафат булучылар саны инде бер айдан артык үзгәрми, бүгенге көндә ул 2010 кеше тәшкил итә. Бу хакта соңгы мәгълүмат 20 гыйнварда чыккан иде.

 

 


Фикер өстәү