Ярларыннан ташса елга. «Су басар дип көтсәк тә, болай тиз булыр димәгән идек»

Бу ялларда әле тегеннән, әле моннан авылларны су басу турында хәбәрләр килеп иреште. Көннәрнең кинәт җылытып җибәрүе, төнлә дә температураның нормадан югары торуы, яңгырлар үз эшен эшләде.

«Су басар дип көтсәк тә, болай тиз булыр димәгән идек», – ди Балтач районының Борнак авылында яшәүче Зөлфия Мөбарәкшина.

– Әле ярый көннәр җылы тора башлагач, баздан бәрәңгене чыгардык. Шушма елгасы артык күтәрелмәс төсле иде. Кар да бетте бит. Су әллә каян килеп чыкты. Яңгырның хикмәте булгандыр инде. Мунча, сарайларга, өй астына су керде. Идәнгә чыкмаганга сөенеп торабыз, – ди ул. – Ел да шушы хәл бит инде. Әллә быел коры калырбызмы дигән идем – булмады. Аргы як урамдагы барлык кешегә су керде. Идән астындагы су өчен борчылмыйм, көзгә бетә инде ул.

Борнак егете Ренат Галиәскәров белән дә сөйләштек. Ул бу ялларда авылга кайткан. Шушманың күтәрелүен күреп гаҗәпләнгән.

– Авыл халкының исе дә китми су басуга. Гадәтләнгәннәр инде. Авылдагы башка урамнарның бакчаларына гына килә бу су. Ә менә Аргы якны бер дә буш калдырмый. Элек алар кечкенә елга аша көймә белән дә йөриләр иде. Асылмалы күперне яхшысына алыштырдылар. Быел шуны да су баскан. Әмма резин итек киеп чыгып була икән. Ул урамда яшәүчеләр алдан хәстәрен күрә. Техникаларын бу якка чыгарып куя. Язгы ташу вакытын матур гына үткәреп җибәрә беләләр, – ди ул.

Яшел Үзән районының Татар Танае авылында яшәүче Рабига Баһавиева йортына быел су кермәгән. Аның каравы, Гөбенә күтәрелеп, башка якта яшәүчеләрне су баскан. Авыл җирлеге башлыгы әйтүенчә, быелгысы алай куркыныч түгел икән. Түзәрлек, ди ул.

– Кечкенә елгалар күтәрелмәде. Гөбенә дулый, ярларыннан ташый. Авылның Вахитов һәм Ленин урамнарында яшәүчеләрнең бакчаларына, йортларына су керде. Кар да беткән иде бит инде. Әллә каян су килеп төште. Икенче елга бу хәлләрдән котылачакбыз инде. Авылга су кермәслек итеп юл ясап куячакбыз, – ди ул.

Шушы авылда яшәүче Гаптерәхимовларның тавыкларына кадәр, тактага басып, суда йөзә. Алдан әзерләнеп куйсалар да, су үзенекен иткән.

– Идәннән су чыгарга 25 сантиметр калды. Быел бу су басу түгел әле. 2018, 2020 елларда көчлерәк иде. Ул чакта та күңелне төшермәдек, – ди Рәшит абый. – Әти 1904 елгы. Ул шушы нигездә гомер иткән. Без монда 1964 елның мартыннан бирле яшибез. Элек су басу юк иде ул.  Бездә миллионер колхоз иде бит. Шуны җитәкләүче кеше  авыл халкы өчен дип яхшы юл салдыртты, дамба ясатты. Су юлы капланган, ахры. Хәзер яз саен дамбаның бер ягындагы кешеләрне су баса. Шушы ясасалар, без дә тилмермәс идек.

Рәшит абыйларның мунча ләүкәләренә кадәр су кергән. Кетәклектәге тавыкларына биек агач поддонннар алып кайтып куйган булган. Алар шуңа утырып йөзеп йөри икән. Үзе исә балыкчы итеген сөйрәп чыгарган. Идән асларында берни калдырмаганнар. Ел саен яз җитүгә, кайгыра башлыйбыз инде, ди.

– Күршедә көймә бар. Кирәк чакта шуңа утырабыз. Авылда 20ләп хуҗалыкка су керде быел. Бер ияләшкәч, моңа аптырамыйбыз да инде. Шулай күнеккәнбез. Өебездән 200 метрда Гөбенә елгасы күренеп тора. Бүгенге хәле – артыңа борылып карасаң, диңгезгә килеп эләккән төсле, – ди ул. –  Су юлына комачау итмәсләр, агып китә иде ул. Су юлына агачлар авып каплап бетергән. Әле менә күрше белән барып, шуларны тракторга тагып өстерәтеп алдык. Авылдашлар әкренләп су кими дип хәбәр иттеләр. Бер генә теләк:  катырак басмасын!

 

Су басканда нишләргә?

Тәрәзә-ишекләрне ябарга яисә такта кадакларга.

Кыйммәтле әйберләрне чормага яисә өйнең өстәге катына менгезергә.

Су үткәрми торган пакет (капчык) эченә өске кием, документлар, акча, дару, су, азык-төлек, гигиена кирәк-яракларын тыгып, әзерләп куярга.

Газ, электр һәм суны сүндерергә.

Су кимегәч: су астында булган азык-төлекне кулланмаска, су кергән коелардан эчмәскә, киселгән яисә асылынып торган электр чыбыкларына тимәскә, сак булырга.

Су киткәннән соң, йорт эченә кергәч, бүлмәләрне җилләтергә кирәк. Яктырту максатыннан ут кулланмаска, бары тик фонарь ише җайланмалардан гына файдаланырга.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү