Көрәк тотып кулларга. Бакчачылар өчен мәшәкатьле чор башлана

«Сак бул! Күршең бәрәңгене синнән иртәрәк утыртырга мөмкин…» Социаль челтәрләрдә таралган әлеге мәзәкнең мәгънәсе көннән-көн арта. Бакчаларда кар эреп бетте диярлек. Димәк, тиздән кулга тырма-көрәк алыр чак та җитә. Бакчачылар гына түгел, сатучылар да әзерләнә. Авыл бакчасында киви агачына кадәр үстерергә тәкъдим итәләр әнә. Быел язгы бакча эшләре күпмегә төшәргә мөмкин? Калуш киеп бакчага чыкканчы, нәрсәгә игътибар итәргә? «ВТ» хәбәрчесе әнә шул сорауларга җавап эзләде.

Бер килосы – 20 сум

Көннәрнең җылы торуы үзенекен итте: кар күзгә күренеп эри. Димәк, бакчалар да кышкы йокыдан уяначак. Хәер, бакчачылар түземсезлек белән көтә инде. Тәрәзә төбендәге кыяр, помидор, борыч үсентеләре күптән тишелде. Карлы кыш эзсез генә дә узмаган: халык быел яшь җимеш үсентеләре күпләп сынудан зарлана. Баздан яңа чыккан орлык бәрәңге дә нихәлдер. Яңасы күпме тора? Моны белергә теләп, «ВТ» хәбәрчесе базар һәм кибетләргә юл тотты.

Бәйрәм ялыннан файдаланып, иң элек «Казан» агросәнәгать паркына бардык. Шимбә-якшәмбе булмагач, авыл хуҗалыгы ярминкәсе мәйданы буш. Ике урында бәрәңге сатучылар гына утыра.

– Орлыклык бәрәңгене кичә генә алып килеп урнаштырдык, – ди Мари Элдан килгән эшкуар. – Әлегә бер килосы – 20 сум. Бу – бик арзан. Май башында орлык бәрәңгене 35–40 сумнан сатачакбыз. Чөнки әлегә сезон башланмаган. Менә бу атнада азагында бакчачылар килә башлар, дип көтәбез. Сатучылар да күбәячәк. «Гала», «Жуковский» һәм «Королева Анна» сортлары бар. Уңышы бик әйбәт. Мин монда күп еллардан бирле бәрәңге сатам. Күреп торыгыз, көз көне артып калган бәрәңгегезне сатарга дип, кире миңа алып килерсез әле.

Эшкуар әйтүенчә, орлык бәрәңге сатып алганда аның «күз»ләренә игътибар итәргә кирәк. «Алар тирән урнашырга тиеш түгел», – ди сатучы. Орлык бәрәңгене Чувашиядән дә алып килгәннәр. Бәясе дә, сортлары да шул ук. Күпләп сатып алучыларга килосын 18 сумнан да бирәбез, дип озатып калды сатучылар.

«Питрәч үсентеләре» дип язылган чатырлар тирәсендә дә эш гөрли. Баксаң, бу атнада язгы сәүдә эшен башлап җибәрәчәкләр икән. Шуңа әзерләнәләр. Агач-куак үсентеләрен «ГАЗель»гә төяп алып килгәннәр инде. Әлегә бәяләрне рәсми сайттан кереп белешергә тәкъдим иттеләр. Аннан аңлашылганча, ике яшьлек алмагач бәяләре – 590, чия – 650, груша – 650, слива 790 сумнан башлана. Сатуда әстерхан чикләвеге агачы да бар. Ике еллык үсенте 900 сум тора. Алдан ук кисәтеп тә куйдылар: агач 7–9 елдан гына чәчәк ата, 10–12 елдан соң җимеш бирәчәк, ди.

Интернетта исә киви агачы турындагы игълан да килеп чыкты. Кырымнан ук җибәрәләр икән. Бәясе – 1850 сум.

Чәркәле сәүдә

Башкаланың Колхоз базарында орлыклык бәрәңге, агач үсентеләре сатучылар әлегә күренми. Дүрт-биш җирдә орлык суган сатучылар утыра.

– Чувашиядән килдек. Унбишләп сорт орлык суган бар. Озынчасы кирәкме, зур башлысымы, теләгәнен сайлап алыгыз. Орлык суганның бер килосы 200 сум тора, – ди сатучы.

Мул товарлы сатучылар янәшәсендә яулык бәйләгән бер әби дә бар. Ул үзе ясаган орлыклар алып килгән. Аларны килограммлап та, граммлап та түгел, рюмкалап сата.

– Казан артында зур бакчам бар. Үзем генә яшим. Буш вакытым күп. Ел саен сату итәм. Терлек чөгендере һәм кишер орлыгының бер кечкенә стаканы – 150, кара суган орлыгы 200 сум тора, – ди ул.

Кибеттә кыйммәтрәк

Бакчачылар кибетләре тирәсендә җиләк-җимеш агачлары үсентеләрен күпләп тезеп куйганнар инде.

– Бәяләр былтыргыга караганда 10–20 процентка кыйммәтрәк, – ди башкаладагы төзелеш материаллары, йорт һәм бакча кирәк-яраклары сатучы кибетләрнең берсендә эшләүче Марсель Насыйров. – Иң арзаны – алмагач үсентесе, ул 700 сум тора. Чия, слива кебекләргә бәя 800 сумнан башлана. Үсентеләр илнең төрле төбәкләреннән кайта. Быел сатуда матурлык өчен утыртыла торган алмагачлар да бар. Аларның чәчәге генә түгел, яфраклары да бик күркәм. Бәясе – 845 сум.

Мондый кибетләрдә орлык бәрәңгенең бер килограммы 100 сумнан башлана. Күз алдында гына бер арба симәнә төяп киттеләр. Бәрәңге ашарга теләүчеләр бәясенә дә бик карап тормый, димәк.

 

«Бәрәңге ашыкканны яратмый»

Орлык бәрәңгене өч елга бер алмаштырып торырга кирәк. Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, егерме елдан артык «икенче икмәк»нең яңа сортларын чыгару, аның сыйфатын яхшырту юнәлешендә эшләүче белгеч Зенон СТАШЕВСКИЙ әнә шулай ди. Ул бәрәңге үстерүгә бәйле сорауларга җавап бирде.

– Бәрәңгене баздан чыгардык. Уңышы яхшы булсын өчен, хәзер аны ничек сакларга?

– Орлыкка дигәнен 18–20 градус чамасы тәшкил иткән якты урынга шыттырырга куегыз. Әгәр орлык бәрәңге караңгы бүлмәдә сакланса, аның үсентеләре нәзек булачак. Ә алар утыртканда сынып бетәргә мөмкин. Артык җылы урында, мәсәлән, теплицада киресенчә, үсентеләр «пешәргә», аннан бигрәк чери башларга да күп сорамый. Бәрәңгенең «күз»ләрен 1 сантиметрга кадәр үстерегез. Соңгы елларда һава торышы бик көйсез. Шуңа күрә бәрәңге орлыгы утыртырга әзер, ә көннәр әле суык яки туфрак өлгермәгән икән, симәнәне янә салкын урынга куеп торсагыз яхшырак.

– Соңга калмыйк дип, бәрәңгене салкын туфракка утырту дөресме?

– Моның бернинди дә файдасы юк. Күпьеллык тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтә алам: симәнәне салкын туфракка төртүчеләрнең дә, җир җылынганны көтеп, бакчага соңрак чыгучыларның да бәрәңгесе бер үк вакытта тишелә. Җир астында орлык бәрәңгедә үсентеләр – 5, ә бүлбеләр исә 8 һәм аннан да югарырак температурада формалаша башлый. Ә менә бакча эшен ашыктыру аркасында, үсентеләрдә ризоктониоз дигән чир барлыкка килергә мөмкин. Ул турыдан-туры уңышны киметә. Тагын шунысы да бар: быел җәй эссе булырга охшаган. Шуңа күрә бәрәңгене гадәттәгедән тирәнрәк – 12–15 сантиметрга аска утыртырга киңәш ителә.

– Бәрәңгегә яңгыр суы гына җитәме?

– Елныкы елга туры килми. Кайбер елларны җәй көне ае буе да бер тамчы яңгыр таммый. Ә менә бәрәңгегә су сибү уңышны 2–3 тапкыр арттырырга мөмкин. Гомумән дә, «икенче икмәк»кә су бик күп кирәк. Иң яхшысы – бәрәңге бакчасына тамчылап су сибү җайланмасын (система капельного полива) урнаштырыгыз. Ул суны күп сарыф итми. Артык басым да кирәкми, югарырак күтәртеп куйган су мичкәсенә тоташтырсагыз да җитә. Газон үстергәндәге кебек су сибү җайланмалары исә бәрәңге белән бергә чүпне дә үстерә.

– Соңгы елларда бәрәңге уңышы начар булды дип зарланучылар күбәйде. Бу нәрсәгә бәйле?

– Аның орлыгын кимендә өч елга бер тапкыр алмаштырып торырга кирәк. Бәрәңгене гел бер урында утырту да уңышны киметә. Алмагачлардан читкәрәк китегез. Чөнки туфрактагы дым өчен көрәштә агач тамыры җиңәчәк.

– Нинди сортлар яхшырак?

– Һәр сортның үз плюслары һәм минуслары бар. Кемгәдер иртә өлгерә торган бәрәңге күбрәк ошый, икенче берәүләрнең бакчага су сибү мөмкинлеге юк. Хәзер күпчелек сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тырыша. Шуңа күрә крахмалы азрак булган бәрәңгегә өстенлек бирәләр. Бу форсаттан, безнең институт тәкъдим иткән яңа сортлардан «Регги», «Сальса»ны атар идем. «Самба» сортының уңышы зур. «Арлан» һәм «Кортни» сортлары да ишле, алар пешкәндә таралып китә. Авыларда күпләп утыртылучы «Гала» сорты исә яхшы саклануы белән бакчачылар күңелен яулады. Ләкин су сипмәсәң, ул да начар үсә. Бәрәңге сортларын һава шартлары үзгәрүгә карап яңартабыз. Без уйлап тапканнары корылыкка, төрле авыруларга чыдамлырак.

– Колорадо коңгызыннан ничек котылырга?

– Мин бәрәңгене алдан ук корткычларга каршы эшкәртеп утыртырга киңәш итәм. Болай эшләгәндә, кешегә дә, табигатькә дә зыяны азрак.

Өстәмә

Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты тугыз төрле бәрәңге орлыгы сата. Моның өчен Казан шәһәре, Оренбург тракты, 48 йорт адресы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк. Телефоны: (843) 277-81-17. Орлык бәрәңгесенең бер килосы – 100 сум.

 

Их, алмагачлары…

Җиләк-җимеш үсентеләре сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә? Утырткач та, аларны ничек сакларга? Бу хакта Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең җитештерү бүлеге җитәкчесе Айгөл Габдрахманова белән сөйләштек. Белгеч әйткән төп фикерләрне тәкъдим итәбез.

Үсенте сайлаганда, иң элек безнең табигать шартларын күз уңында тотарга киңәш итәбез. Ник дисәгез, безнең як табигатенә һава торышының киске үзгәрүе хас: җәен эссе, ә кыш көне салкын. Шуңа күрә безнең төбәккә яраклаштырылган сортларны (районированные сорта) сатып алырга кирәк. Ә сатуда алар бик күп төрле. Җылы яклардан да алып киләләр. Мәсәлән, Волгоград өлкәсеннән алып килеп сатарга мөмкиннәр. Тик андагы климат белән безнеке бер түгел. Мондый үсентеләрнең салкынга чыдамлыгы түбән.

– Бездә махсус питомниклар җитәрлек. Питрәч үсентеләренең сыйфаты югары. Әлеге эш белән шөгыльләнүчеләр Буада, Чүпрәледә дә бар. Гомумән, кайдан алырга дигән проблема юк. Республиканың авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты үсентеләрне үрчетүдән тыш, яңа сортлар булдыру белән дә шөгыльләнә. Казан һәм башкала тирәсендә яшәүчеләр бирегә дә мөрәҗәгать итә ала.

– Агач утырту эшенә керешкәнче, бакча мәйданын чамалагыз. Яңа сатып алган үсентеләр бер-ике елдан зур-зур булып үсеп китәчәк. Агачлар бер-берсен капламасын, арасыннан җил йөрсен. Кагыйдә буенча, ике агач арасында 3 метр булырга тиеш. Тагын шунысы да бар: алма, чия, слива кебек күпчелек җимеш агачлары бер-берсен серкәләндерә. Ягъни берьюлы кимендә ике алмагач, ике слива утыртырга кирәк. Аларның сортлары төрле булса да ярый. Урын кысан икән, үзен-үзе серкәләндерүче агач сайлагыз.

– Яз көне утыртачак агачның чокырын көздән әзерләсәгез яхшырак. Чөнки туфрак тиешенчә тыгызланган, дым җыйган була. Болай эшләгәндә тамыр системасына зыян азрак.

– Абрикос җылы як җимеше дип кенә, аның агачын утыртудан куркырга кирәкми. Татарстанда селекция эше көчле. Безнең үзебездә дә салкынга чыдам сортлар бар. Республикада абрикос яхшы үсә. Иң мөһиме – яшь үсентеләрне беренче ике-өч елда кышка бәйләп, аннан да яхшырак – томалап куярга кирәк. Су азрак сипкән саен да, аларга кышларга авыррак. Бигрәк тә, былтыр көз бик коры килде. Бу кышта туфракта туң аз булганлыктан, тычканнар җылы кар астында яшь агач үсентеләренә зыян салды дип мөрәҗәгать итүчеләр күп.

Өстәмә

Безнең табигатькә туры килүче яхшы алмагач сортлары

Җәйге сортлар – «Камская», «Зарянка Татарстана», «Конфетная», «Московская грушовка», «Мельба», «Белый налив», «Розовый налив».

Кышкы сортлар – «Память Ульянищева», «Богатырь», «Ветеран».


Фикер өстәү