Көтел(мә)гән каза. Көннәрнең кинәт җылытып җибәрүеннән нәрсә көтәргә?

Көндез 18 градуска кадәр җылы һәм яңгырлар. Татарстанда алдагы көннәргә синоптиклар әнә шундый фараз бирә. Кояш сагындырса да, язгы ташу чорында көннәрнең кинәт җылытып җибәрүеннән нәрсә көтәргә? Бигрәк тә күрше Оренбург өлкәсендә түбәсенә кадәр су баскан йортларны күргәннән соң, язгы ташу әле дә күңелгә шом кертә. Татарстанда вазгыять ничек? Без бу хакта белгечләр белән сөйләштек һәм быелгы ташуны үз башыннан кичергәннәрнең хәлен белештек.

 

Зыянлы су

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, бу язда республиканың 13 районындагы 32 торак пунктка су басу куркынычы яный. Сүз 1 меңгә якын хуҗалык турында бара, дип искәрткәннәр министрлыкта. Бүген республикадагы 6  күпер һәм 3 автомобиль юлы участогы су астында. Шул исәптән Буа районындагы Бәбки авылыннан чыгу юлы да өзелгән.

– Язгы ташу аркасында, күпер бер атналап диярлек ябык инде. Хәзер су кимүгә таба бара. Соңгы бер тәүлек эчендә генә дә аның биеклеге 30 сантиметрга кимеде, – ди Бәбки авылы караган Килдураз авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Әхәтов. – Бар да тәртиптә. Бу – ел саен була торган хәл. Шуңа күрә Бәбкидә яшәүчеләр моңа ияләшеп беткән. Артык исләре дә китми. Алар белән даими элемтәдә торабыз, алдан ук азык-төлек, медикаментлар белән тәэмин иттек. Бер-бер хәл булса, коткаручылар бар. Авылга резин көймәдә, соңгы чиктә ерактан урман аша әйләнеп кереп була.

Нурлат районының Бикүле авылында көтмәгәндә килгән язгы ташу зыян да салган.

– Язгы су өч буаны агызды, – ди Бикүле җирлеге башлыгы Алсу Шакирова. – Ташу кырлардан төште. Быел кар бик күп бит. Авыл аша ага торган елгада ике буа һәм бер күпер бар. Кечкенә буа язмышы өчен ул кадәр борчылмыйбыз. Быел язгы ташу зур буаны агызды. Соңгы өч елда мондый хәлнең булганы юк иде. Безнең җирлеккә караган Илюткино авылында да ташу көчле булды. Анда ике буаны агызды. Минем уйлавымча, безгә ташкын Самара якларыннан килде. Язгы ташуга тиешле әзерлек эшләрен алдан ук үткәрдек, торбаларны чистарттык. Нишләтәсең, буадагы 500ле торба да чыдамады. Су авыл урамы буйлап акты. Йортларга кадәр барып җитте. Тәүлек ярымда агып бетсә дә, идән аслары, базлар су белән тулды. Биш еллап базга су төшкәне юк иде. Бакчада көздән утырткан сарымсакларны юдыртып киткән, дип зарланучылар, баздан бәрәңгене чыгарырга өлгермәүчеләр дә бар. Кайберәүләрнең тозлаган помидор-кыяр банкалары суда йөзә. Боларны исәпкә алмаганда, хәзер бар да тәртиптә. Алга таба өч буаны яңадан төзекләндерергә кирәк булачак. Ә бу – өстәмә чыгым дигән сүз.

 

«Печәнне урам буйлап җыярбыз»

Чүпрәле районының Иске Шәйморза авылында язгы ташу тиз узып китүгә шөкер итәләр.

– Кырларда җыелган су авыл урамы аша агып төште, – ди бу авылда яшәүче Гүзәл Җаббарова. – Шөкер, йортларга кермәде. Күперебез биек, аңа да зыян килмәде. Безнең авыл – түбәндә, кырлар ике яклап өстәрәк урнашкан. Алдагы елларда кар күп булмагач, көчле ташулар булганы юк иде. Быел су кырлардан төшеп, авыл аша акты. Бәрәңге бакчаларына керде. Урамга үзара салым акчасына вак таш җәелгән. Аңа зыян килмәгән. Ташу бер көндә бетте. Үзенә күрә кызык та булды инде. Тамаша шикелле, бөтен кеше ташу карарга бардык. Хәзерге буын мондый хәлне күрмәгән дә бит ул. Элек кенә кар күп ява, язын ташулар ага иде. Хәзер бозлар агып бетте, болыннар кардан арынды. Аның каравы, коелар су белән тулды. Югыйсә, кипкәннәр иде. Алга таба бар да тәртиптә булыр, дип өметләнәбез.

Минзәлә районының Җәмәк авылында яшәүчеләр исә баштанаяк юешләнсәләр дә, кәефләрен төшермиләр. Бу көннәрдә Җәмәктә тездән югары су эченнән «аккошлар булып йөзеп баручы» апалар төшерелгән видеоязма бөтен социаль челтәрләрдә таралды. Төшенкелеккә бирелмәүләре шунда ук күренә: суны ерып баручылар «кыйгак-кыйгак» дип тә өстәп куя. Авыл халкының хәлен без дә белештек.

– Ул көндә булган хәлләрне фото һәм видеолардан карап, көлеп кенә искә алабыз инде хәзер. Аллага шөкер, су китте, – ди  авылда яшәүче Илсөяр Фәттахова. – Бездә Минзәлә елгасы ярларыннан ташыды. Гомердә бу кадәр булганы юк иде: абзарларга, идән асларына кадәр керде. Идәнгә җәйгән паласка чак кына менеп җитмәде. Мал-туарны кем су аркылы куып, кем атка төяп, күрше-күләнгә чыгардык. Хәзер аларны кире алып кайттык инде. Су бакча артларында гына калды. Печәннәр барысы да агып китте. Хәзер аларны урам буйлап җыясы булачак. Бернишләтер хәл юк. Быел кыш көне кар күп булды. Бу арада көннәр җылытты, яңгырлар да явып тора. Су кинәт килде. Мин эштән өйгә кайтып җиткәнче, авылны су басты инде. Өйгә керергә генә өлгереп калдым. Бездә йөзләп хуҗалык бар. Елгага якын урнашкан 19 йортны су басты. Хәзер көймәдә йөзгән фотосурәтләргә карап хозурланып утырабыз әнә. Зуррак бәла килмәсен.

 

Май кояшы

Вазгыятьне башкалада да күзәтеп торалар. Казан мэриясе хәбәр итүенчә, шәһәрдә су басу куркынычы янаган 15 торак массивы бар.

– Урамнардагы карны мөмкин кадәр чыгардык. Дамбалар һәм саклау корылмаларына бәйле шик-шөбһә тудырган мәсьәләләрне хәл иттек. Аларны өстәмә рәвештә ныгыттык. Язгы ташуга бәйле зур кыенлыклар килеп чыкмас дип уйлыйм. Һәрхәлдә, безгә Оренбург өлкәсендәге вакыйгалар янамый. Елгалардагы су биеклеге уртача еллык күрсәткечләрдән кимрәк. Борчылу өчен сәбәпләр юк, – дигән Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин.

Су биеклеге дигәннән, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, әлегә Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларында бу күрсәткеч куркыныч тудырмый. Ә менә кечкенә елгалар тулуын дәвам итә. Моңа җылы һава торышы сәбәпче, ди синоптиклар.

– Бу атнада республикада 18 градуска кадәр җылытачак, явым-төшемнәр дә көтелә, – ди КФУның Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев. – Алдагы көннәрдә дә җылы һәм яңгырлы булачак. Шәһәр җирендә кар эреп бетте диярлек. Әмма кырларда, урманнарда шактый әле. Бу көннәрдә кар күпләп эреп, сулыкларны тутырыр, дип фаразлыйбыз. Шуңа күрә язгы ташуның иң югары чиге дә шушы арада көтелә. Татарстанда һава температурасы климатик нормадан 4 градуска югарырак. Ә алдагы көннәрдә тәүлеклек уртача һава температурасы 8 градуска җитәчәк. Гадәттә, мондый һава торышы май башында күзәтелә.

 

«Хәзер кая кайтырбыз?»

Су казасы Оренбург өлкәсендә яшәүчеләрнең тормышын тамырдан үзгәртте. Көннәр кисәк җылытып, су арту аркасында, Урал елгасы ташудан саклар өчен дип төзелгән дамба җимерелеп, кайбер шәһәрләрне су баса. Хәзерге вакытта анда җирле халык чын мәгънәсендә гомерләрен саклап калу өчен көрәш алып бара. Кешеләрне эвакуациялиләр, вакытлыча яшәү пунктларына урнаштыралар. Су әле моның белән генә туктарга җыенмый. Орск шәһәрендә вазгыять аеруча кискен. Мондый хәл 100 елга бер була, ди җирле халык. Биредә яшәүчеләр белән «ВТ» да элемтәгә чыкты.

Маринага – 39 яшь. Аның йорты тулысы белән су астында калган. Иске шәһәр районының Совет урамында яшәгән. Әйе, хәзер ул чакларны үткән заман белән искә алсаң гына… Маринаның 10 һәм 14 яшьлек ике баласы бар. Ике көн элек эвакуацияләнгәннәр. Документлардан башка бернәрсәләре дә юк. Эвакуация вакытында йөк була дип тормаганнар: үз яннарына ике мәче һәм өч этне дә сыендырганнар. Әлегә туганнарында яшәп торалар. Ул хәзер Орскиның Яңа шәһәр районында вакытлыча яшәр урын эзли. Азмы-күпме түләргә дә әзер, ди. Мондый хәл 1957 елда булган, шуннан ары суның шәһәргә кадәр җиткәнен хәтерләми икән кешеләр.

– Йортыбыз әллә ни зур түгел, әмма биек иде. Безнең янәшәдә генә дамба җимерелде. Үзебезне котловандагы кебек хис иттек. Без түбәнрәк урында урнашкан, димәк, иртәме-соңмы, барлык өйләр дә су астына китәсе иде… Бик куркыныч хәлләр инде… Хәзер кире кая кайтырбыз? – дип сөйләде ул.

Хәзерге вакытта кием-салым һәм даруларга мохтаҗлык кичерәбез, ди әңгәмәдәшебез. Балалар да бу хәлләрне йөрәкләренә якын алган. «Бөтенесен күреп, ишетеп, карап торалар бит. Кайгыралар инде…» – ди ул.

– Әле бит су туктарга җыенмый. Бу – әле башы гына… Көн саен су яңа районнарга килә. Көн саен төнлә ни булган икән дигән шом белән уянабыз, – диде Марина. – Халык берләште. Шунысы гаҗәпләндерә дә. Таксистлар кешеләрне су баскан урыннардан бушка алып китә, кешеләр яшәп торырга үз өйләрен, бүлмәләрен, мунчаларын тәкъдим итә. Монысы да бушка. Кем ничек булдыра ала, шулай ярдәм кулы суза. Иң мөһиме – су башка районнарга үтеп кермәсен инде.

Артем Орск шәһәрендә яши. Клининг белән шөгыльләнә. Ягъни өйләрне, диваннарны, тәрәзәләрне махсус җайланма белән юып, җыештырып китә. Мондый фаҗига вакытында, кул кушырып утыра алмаган ул. Өстәвенә кабартылган көймәсе була торып! Берничә көн дәвамында ихтыяри коткаручылар белән берлектә иртә дими, кич дими, кешеләргә ярдәм итә хәзер. Безнең белән сөйләшүе дә көймәдә чагына туры килде.

– Вазгыять бик катлаулы, куркыныч. Хәзерге вакытта бик күп техника эшли, кешеләрне уртак хәсрәт берләштерде. Иң аянычы – барлык ярдәм сорап шалтыраткан, язган кешеләргә җавап биреп, килеп җитә алмыйбыз. Әле менә берничә көн элек кенә Иске шәһәрдәге (район) әби-бабайларны, элемтәгә чыкмаган кешеләрне эзләп йөрдек. Бик күп йөздек, бик күпне күрдек бу көннәрдә… – диде ул. – Шушы көннәрдә тормышымдагы иң куркыныч нәрсәләрне күрдем, хәзер күңелем тулы моңсулык кына. Күз алдыгызга китерегез: су төзек йортны юк итте, бөтен җирдә пычрак, чүп-чар, йорт хайваннары үле, кайсылары үлем хәлендә ята, коткарам дисәң, тешли, кулга килмиләр… Кешеләрне генә түгел, йорт хайваннарын да коткарасыбыз килә. Аларны йорт түбәләреннән җыеп йөрибез. Әле бер мәзәк хәл булды: бер ир-ат мәчеләрен коткаруны сорап язды. Коткардык, билгеле. Бик ярата икән аны. «Бер яратканым – хатыным, икенчесе песи. Хатынсыз яши алам, песидән башка юк», – диде бу, уенын-чынын бергә кушып. Шунысы да кызганыч: эвакуацияләнергә теләмәүчеләр бар. Күп булмаса да, бар. Өйләренең чормаларында утыралар.

Татьяна Хөснетдинова да ире белән кеше кайгысыннан читтә калмаган.

– Ирем махсус бу көннәрдә төп эшенә йөрмәде, үз акчасына көймә һәм мотор сатып алды. Башка иптәшләре белән эвакуация эшендә булышып йөри. Бу көннәрдә Форштадта иде. Ирем өчен горурлык хисләре кичерәм, – ди ул. – Үземнең дә тик утырасы килми. Читтә кала торган вакыйга түгел бу. Кирәк-яраклар җыям, ирем аша мохтаҗларга тапшырам.

 

Сан

Моңа кадәр хәбәр итүләренчә, быелгы язгы ташуга әзерлеккә Татарстанда 988 миллион сумнан артык акча тотылган.

 


Фикер өстәү