Кыйммәтле Яңа ел: быел бәйрәмгә әзерлекне акча санаудан башларга кушалар

Тагын бер айдан – Яңа ел. Җиң сызганып бәйрәмгә әзерләнә башларга вакыт. Белгечләр быел бу эшкә мөмкин кадәр иртәрәк тотынырга да киңәш итә. Иң беренче эш итеп… чыгымнарны һәм керемнәрне санарга кушканнар. 2024 ел – Яшел агач аҗдаһа елын каршы алу күпмегә төшәчәк? «ВТ» хәбәрчесе шуны исәпләп карады.

Алтынга тиң мандарин

Алдагы ел белән чагыштырганда, быел Яңа ел табыны якынча 10 процентка кыйммәтләнгән. «Руспродсоюз» белгечләре исәпләвенчә, өйдә дүрт кешелек гаиләгә бәйрәм табыны әзерләү өчен уртача 5,5 мең сум акча кирәк булачак. Былтыр, мәсәлән, Яңа ел өстәленә 5 мең сум җиткән. Илдә яшәүчеләр табынга ешрак нәрсә куйганын да әйткәннәр. Бәйрәмне күпчелек «кышкы», «тун астындагы балык» салатлары, иттән икенче аш, кызыл уылдык бутерброды, җиләк-җимеш һәм сыр-колбаса ашап каршы ала икән.

Бәйрәм табыны ник кыйммәтләнгән дигән сорауга да җавап бар. Килешәсездер: Яңа елны мандариннан башка күз алдына китереп булмый. Ә ул быел икеләтә диярлек арткан. Росстат мәгълүматларына караганда, агымдагы елның октябрендә, узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, ул 83 процентка кыйммәтләнгән. Бер кило мандаринның бәясе уртача 202 сумга җиткән. Кайбер кибетләрдә аны 300–350 сумга да очратырга мөмкин. Дөрес, алга таба мандарин бәясе төшәчәк, дип тә тынычландырганнар. Импортны җайга салганнар, имеш. Тик бер арткан бәянең кире төшүе генә шикле. Бигрәк тә Яңа ел алдыннан. Быел тавык ите дә шактый кыйммәтле ризыкка әйләнде. Ел башыннан бирле аның бәясе 27 процентка арткан. Ите генә түгел, йомыркасы да кесәгә суга. Аның каравы майонез һәм бәрәңге бәясе төшкән.

– Бу арада бәйрәм арты бәйрәм, әзерләнеп кенә өлгер, – ди Минзәлә районының Куян авылында яшәүче фельдшер Вәзирә Гыйльмуллина. – Бу атнада үгез суябыз, авыл җирендә ул да зур бәйрәм кебек. Туганнарыбыз да кайтачак. 8 декабрьдә – туган көнем. Анда да бөтен туган-тумача бер табын артында җыелышачакбыз. Яңа елга кадәр бәйрәмнәр күп әле. (Көлә.) Аллага шөкер, бүген тормышыбыз бар яктан да җитеш. Тарсынып торган юк, ашыйсы килгән әйберне алып ашыйбыз. Авыл җирендә ул яктан җиңелрәк: җиләк-җимеш, яшелчә бакчада үсә. Яңа ел бәйрәме ит бәлеше, пешкән каздан башка да узмый. Барысы да үзебезнеке. Берничә төрле салат ясыйбыз. Бәйрәмгә туганнар килә йә үзебез барабыз. Каникулга балалар да кайта. Әнә шулай рәхәтләнеп аралашып яшибез. Сөйләшә-сөйләшә төнге сәгать ике тулганны сизмичә дә каласың. Яңа ел бәйрәме дигәч тә, табын артында ашап-эчеп утыру гына түгел бит ул, без аны үзара очрашу, аралашу мөмкинлеге өчен яратабыз. Ә бу акчага караганда да кыйммәтрәк.

Соңга калмагыз!

Яңа ел бүләксез дә булмый. Бу – бәйрәмнең иң чыгымлы өлеше дә әле. Бөтенроссия халык фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштыруда катнашучыларның 60 процентка якыны шулай дигән. Илдә яшәүче ун кешенең сигезе Яңа елга якыннарына, дусларына, эштәге хезмәттәшләренә бүләк бирергә җыена. Моның өчен күпме акча тотачаклары да билгеле. Респондентларның 30 проценты бүләккә 5–10 мең сум акча туздырырга ниятли. Тагын шул кадәре бәйрәм кәефе өчен 15–25 мең сум акча кызганмаячак. Илдә яшәүче һәр сигезенче кеше исә Яңа ел төнендә кадерле кешеләрен сөендерү өчен 50 мең сум тотарга әзер. Менә шундый юмартлык. Бүләкләрне күбрәк балаларга һәм хатыннарга бирәчәкләр. Беренче бишлеккә әти-әниләр, ирләр һәм дуслар да эләккән.

– Бүләк сатып алуны иң соңгы көнгә калдырырга ярамый, чөнки Яңа ел якынлашкан саен акчаның исәбе югала, – ди икътисад белгече Илдус Сафиуллин. – Гадәттә, без зур сәүдә үзәкләрендә акча күп тотабыз. Андагы матурлыктан күзләр камаша да, кирәкле товар белән беррәттән, кирәкмәгәннәре дә кәрзингә эләгә. 31 декабрь алдыннан кибетләрнең бәя күтәрүе дә – гадәти хәл. Шуңа күрә бүләкләрне мөмкин кадәр иртәрәк әзерләп куярга кирәк. Товарны рассрочкага сатып алырга да ашыкмагыз. Чөнки бәйрәм мәшәкатьләре белән кредит килешүендә өстәмә хезмәтләр тәкъдим итүләрен сизмичә калуыгыз бар. Кесәдә бар булган акчаны туздырып бетермәгез, 31 декабрьдән соң да тормыш дәвам итә. Яңа елга бурычларсыз керәм дип, бөтен маяны әҗәтләрне каплауга юнәлтү дә үз-үзен акламый. Ни генә булмасын, өйдә «финанс мендәре» булырга тиеш. Бездә, мәсәлән, Яңа ел бүләкләрен гаиләбез белән бергәләп төрү гадәте бар. Шул рәвешле вакытны да бергә үткәрәбез, акча да янда кала.

Яңа елга күпчелек ашый-эчә торган бүләк бирергә җыена. Икенче урында – җылы кием-салым һәм йорт кирәк-яраклары. Бизәнү, косметика әйберләре исә – өченче. Аякны чын мәгънәсендә юрганга карап сузасы. Быел урын-җир кирәк-яракларына бәя 20 процентка кадәр арткан әнә.

– Сыйфатлы мамык, сатин тукыма Үзбәкстан һәм Төркиядән кайта. Товарны читтән кайтарту инфляция һәм доллар курсына бәйле булгач, бәясе дә кыйммәтләнә, – ди декрет ялында мендәр, юрган тышлары тегү белән шөгыльләнүче Алия Яруллина. – Яңа ел алдыннан урын-җир кирәк яракларына сорау бермә-бер арта. Былтыр сыйфатлы мамык тукымадан тегелгән ике кешелек урын-җир кирәк-яраклары 2,8 мең сумнан башланса, бүген 3,5 мең сум тора. Бәясеннән тормыйлар, алалар.

Җырчы Алсу Фазлыева Яңа елда кемнәргә бүләк бирәсен уйлап та куйган инде.

– Бәйрәмне кайда каршы алырбыз, анысы әлегә билгесез, шунысы хак – әни белән булабыз. Малайлар зур инде, Кыш бабайга ышанмыйлар. Ә кызыбыз Зифа кечерәк әле. Аңа Кыш бабай чакырырга да куркып торам. Бүләкләргә килгәндә, аларны кемнәргә бирәчәгемне тәгаен беләм. Исемлекне барлап куйдым. Ел буе янәшәмдә булган кешеләргә, үземә ярдәм итүчеләргә игътибар күрсәтәсем килә. Безнең гаилә традициясе дә бар – Яңа ел алдыннан фотосессиягә барабыз. Балаларның үскәнен шул фотолардан күрәбез. Декабрь әнә шундый күңелле мәшәкатьләр белән үтә дә китә, – ди җырчы.

47 меңлек Бабакай

Стилист Диана Борһанова әйтүенчә, яшел аҗдаһа зәвык ярата.

– Гүзәл затларга Яңа ел төнендә яшел, кызыл, алтын, шәмәхә төстәге күлмәк кияргә киңәш ителә. Атлас, ефәк тукымага өстенлек бирсәгез яхшырак. Ир-атларга исә костюм-чалбар киясе. Карарак төстәге күлмәккә өстенлек бирегез. Хәзер кибетләрдә ташламалар чоры, шуңа күрә бәйрәмгә артык зур чыгымнарсыз да кием сатып алырга мөмкин, – ди белгеч.

Бәйрәм кәефе өчен чыршы һәм Кыш бабай да кирәк, әлбәттә. Бүген күпчелек өйләрдә ясалма чыршы тора, шуңа күрә акча да тотасы юк. Кыш бабайны чакыруга килгәндә, Казанда быел бәяләр 2–3 мең сумнан башлана.

– Яңа елга заказлар килә башлады инде, – ди җиде елдан бирле Кыш бабай һәм Кар кызы булып эшләүче Алия һәм Олег Тихоновлар. – Әлегә күбрәк корпоративларга һәм спорт мәктәпләренә чакыралар. Декабрь урталарыннан «эш»кә чыгабыз. Безнең хезмәтнең бәясе, атнаның кайсы көненә һәм вакытына карап, 2–4 мең сум тора. Бәйрәм оештыру белән шөгыльләнүче үзәкләр белән чагыштырганда, бу бик арзан. Аларда бәяләр ким дигәндә 10–12 мең сум. Былтыр 31 декабрьдә бер минуты 8 мең сум булган Кыш бабайлар турында да ишеткән бар. Без акча өчен генә йөрмибез. Кыш бабай костюмы гына да 47 мең сум тора. Яңа ел кәефе бүләк итү ошый. Балаларны котларга эштән соң йөрибез. Көнгә 5–7 заказны үтибез. Ял көннәрендә 10–15 баланы котлаган чаклар да була.

Былтыр илдә яшәүчеләр Яңа елны каршы алырга уртача 38,5 мең сум акча тоткан. Быел чыгымнар ким дигәндә 5–8 меңгә артыграк булачак, дип фаразлаганнар. Хуш киләсең, Яңа ел!

Бәйрәм артык чыгымлы булмасын өчен нишләргә?

Финанс киңәшчесе Айдар Гәрәевтән 5 киңәш

1. Бәйрәм бюджетын алдан ук исәпләп куегыз.

2. Якыннарыгыз һәм туганнарыгызга бүләкләр сатып алуны декабрь азагына калдырмагыз.

3. Яңа ел табынына бозылмый торган азык-төлекне алдан хәстәрли башлагыз.

4. Бәйрәмгә нинди күлмәк киясен уйлагыз.

5. Яңа ел каникулына «сәяхәт маршруты» төзегез.

Сораштыру

Яңа елга бүләкләр әзерли башладыгызмы?

Юк, бәйрәмгә иртә бит әле                                                  49%

Кибетләрдә күзәтеп йөрим, алырга вакыттыр инде          19%

Әйе, бүләкләрне алдан ук әзерләп куям                              4%

Мин Яңа елга бүләк бирмим                                                 27%

 «ВТ»ның «ВКонтакте»дагы төркеменнән

Эльвира ВӘЛИЕВА


Фикер өстәү