Чапма, бәя! Ашау-эчүгә киткән чыгымнарны ничек киметергә?

Тамактыр – тәмугтыр, ди халык. Хак әйтә. Баксаң, илдә яшәүчеләрнең 60 проценты айлык хезмәт хакының яртысын диярлек азык-төлек кибетендә тотып бетерә икән. Шул ук вакытта Россиядә ел саен 1,6 триллион сумлык ризык чүп чиләгенә оча. Быел кайбер төр азык-төлеккә бәяләр 20 процентка кадәр артырга мөмкин, дип тә кисәтә белгечләр. Ит тештәме, әллә төштәме? Тамак хакы күпме тора? «ВТ» хәбәрчесе әнә шул сорауларга җавап эзләде.

30 мең сумлык табын

Чаллыда яшәүче Гөлфирә Исламова эштә дә, өйдә дә – бухгалтер. Дүрт кешелек гаиләнең бөтен чыгымнарын, үзе әйтмешли, «амбар кенәгәсе»нә язып бара ул.

– Балачак еллары ачлык заманына туры килгәнгәме, әбием гел: «Ашыңа ни салсаң, кашыгыңа шул чыгар», – дип әйтә торган иде. Шуңа күрә ашау-эчүгә акчаны кысып тота белмим. Бигрәк тә балаларга. Олы кызыбыз башлангыч сыйныфта укый, кечкенәсе балалар бакчасына йөри. Алар өчен төрле сөт ризыкларын да, тәм-томны да еш сатып алабыз. Өстәлнең буш торганы юк, кыскасы. Узган декабрь аенда гына да азык-төлеккә 28 мең сумга якын акча тотылган. Яңа ел табынын исәпкә алмаганда бу. Атна саен уртача 6–7 мең сумлык ризык ашаганбыз. Шунысы да бар: әлеге чыгымнарга мәктәптә һәм балалар бакчасында ашауга киткән акча да керә. Алдагы елның декабрендә, мәсәлән, ашау-эчүгә 22 мең сум чамасы акча тотылган булган.

Бер ел эчендә кайсы төр азык-төлеккә бәяләр аеруча арткан икәне дә билгеле. Беренчелек йомыркада, әлбәттә. Росстат мәгълүматларына караганда, былтыр алтынга тиң йомырка 85 процентка диярлек кыйммәтләнгән. Ел дәвамында помидор һәм бананның һәркайсы – 59, тавык ите һәм кәбестә хакы 33 процентка арткан. Сөт һәм ит ризыклары бәясе сизелерлек үзгәрмәсә, карабодай һәм бәрәңге бераз очсызланган да әле.

Халык арасында үткәрелгән сораштыру мәгълүматларына караганда, илдә яшәүчеләрнең 60,4 проценты айлык хезмәт хакының яртысын диярлек азык-төлек сатып алуга тота. Респондентларның 15 проценты азык-төлек кибетендә айлык акчаның өчтән берен туздыруын, ә 16 проценты исә тамак хакына гына эшләвен әйткән.

Бу хакта сөйләгәндә яшәү минимумы турында да искә алыйк. Бу – кешегә бер ай буе яшәү, дөресрәк әйтсәк, җан асрау өчен кирәкле минималь акча күләме. Әлеге күрсәткечкә азык-төлек, товарлар һәм хезмәтләр дә керә. Быел Татарстанда яшәү минимумының уртача күләме 169 сумга артып, 13135 мең сумга җитте. Аерым алганда, эшкә яраклылар өчен ул – 14317 сум, балаларга – 12741 сум, ә пенсионерларга 11296 сум тәшкил итә.

Республикада яшәүчеләрнең күпме хезмәт хакы алуы да мәгълүм.

– 2024 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда бюджеттан тыш сектор өчен минималь хезмәт хакы 22 мең сум чамасы тәшкил итәчәк. 2023 елның тугыз ае нәтиҗәләренә караганда, республикада хезмәт хакының уртача күләме – 59223 сум, – диде хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова узган ел азагында.

Чапма, бәя!

Ничек кенә булмасын, халыкның кеременә караганда чыгымнары тизрәк үсә, ди Казан дәүләт аграр университеты доценты, икътисадчы Илгизәр Гайнетдинов.

– Медицина өлкәсендә кешенең сәламәтлегенә бәйле гомуми туклану нормалары бар. Анда шул исәптән, күпме ит, сөт ризыклары ашарга кирәклеге күрсәтелгән. Кибеттәге бәяләр белән исәпләп караганым бар, табиблар кушканча туклансаң, бер кешегә азык-төлеккә аена 12–13 мең сум акча кирәк. Пенсионерларны алсак, аларның айлык акчасы шул ашауга гына җитәчәк. Әле бит ТКХ, дару сатып алу, юл чыгымнары кебек башка төр мәҗбүри түләүләр дә бар. Ике бала тәрбияләүче дүрт кешелек гаиләне алсак та, аларның айлык керемнәренең яртысы ашау-эчүгә китү – гадәти хәл. Югыйсә икътисадый күзлектән чыгып караганда, әлеге төр чыгымнар гаилә бюджетының дүрттән береннән артмаска тиеш, – ди белгеч.

Азык-төлек киштәсендәге бәяләрнең ни өчен үсүен дә аңлатты ул.

– Итне, икмәкне үзебездә җитештерәбез, дип сөйләргә яратабыз. Тик авыл хуҗалыгы предприятиеләре – чимал җитештерүчеләр генә. Шул ук сөтне, бөртеклеләрне күмәртәләп эшкәртүчеләргә саталар. Алар исә үз чыгымнарын бәягә сала. Җитмәсә, күбесе кредит хисабына эшли. Ә Үзәк банк төп ставканы былтыр 16 процентка кадәр күтәрде. Кредит оешмалары исә бурычка акча биргәндә үзләреннән тагын 5–6 процент өсти. Боларның барысы да ахыр чиктә киштәдәге азык-төлек бәясендә чагыла, – ди Илгизәр Гайнетдинов. – Кызганыч, Хөкүмәт әле дә бәяләрне үстерү сәясәтен алып бара. Безнең Тарифлар буенча дәүләт комитеты да бар бит. Тик мин аларның беркайчан да бәяләрне киметү юнәлешендә эшләгәннәрен белмим. Бәяләр артканны гына аклап утыралар. Бәяләрне Хөкүмәт тарафыннан йөгәнләмәсәләр, без һаман да шул инфляция  артыннан куучы бәяләр артыннан чабачакбыз. Ә реаль хезмәт хаклары, пенсияләр инфляция күрсәткечен куып тота алмый. Безнең товар сатып алу мөмкинлеге артмады, киресенчә төште.

Бушлай сыр… тәбәдә түгел

Алга таба дөге боткасы да тансыкка әйләнмәгәе. Белгечләр әлеге төр ярма быел 20 процентка кадәр кыйммәтләнергә мөмкин, кип кисәткән. Сәбәбен дә әйткәннәр: күпләп дөге үстерүче Һиндстан һәм Тайландта былтыр уңыш начар булган. Шуңа күрә товарны читкә озатуга, гомумән дә, вакытлыча чик куйганнар. Ел башында азык-төлек кибетләрендә шоколад, сөт ризыклары һәм спиртлы эчемлекләр дә 10–15 процентка кадәр артырга мөмкин. Бәяләргә әлеге дә баягы логистика, доллар кыйммәтләнү тәэсир итә.

Сөенечле яңалык та бар: Дәүләт Думасы депутатлары кибетләрдә куллану вакыты чыга торган азык-төлекне бушлай таратырга тәкъдим иткән. Яңалык пенсионерларга һәм аз керемлеләргә кагыла. Закон проекты хуплау тапкан очракта, кибетләрдә махсус киштәләр пәйда булачак, янәсе. Куллану вакыты чыга торган азык-төлекне бушлай алу өчен пенсионер яки аз керемле булу турындагы документны күрсәтергә туры киләчәк, дип тә искәрткәннәр.

Яңалыкны тәкъдим итүчеләр әйтүенчә, бүген илдә җитештерелгән ризыкның өчтән бере чүп чиләгенә оча. Ел буе 30 миллион кешене ашатырга җитәрлек 1,6 триллион сумлык 17 миллион тонна товар дигән сүз бу! Барыннан да бигрәк, яшелчә, икмәк һәм сөт ризыклары исраф ителә, дигәннәр. «Кибетләрдә социаль киштәләр булдыру – ирекле эш, мондый сәүдә нокталарына ташламалар да биреләчәк», – дип вәгъдә иткән депутатлар. Яңалыкка сатучылар гына шикләнеп карый.

– Куллану вакыты чыга торган товарны ташлама белән сатып бетерергә тырышабыз. Кала икән, аны документлар нигезендә утильләштерәбез, ягъни товар белән тәэмин итүчегә кире озатабыз. Ул, мәсәлән, шул ук сөт ризыгын янәшәдәге чүп контейнерына чыгарып атамы, әллә берәр хуҗалыкка терлек азыгы буларак озатамы, аның эше. Кибет тиктомалдан гына хәйриячелек белән шөгыльләнә алмый, – ди башкаладагы супермаркетларның берсендә директор урынбасары булып эшләүче Диана Шәрәфиева. – Гомумән алганда, без яңалыкка каршы түгел. Бушка килгәнне кем дә ярата.

Фикер

Елена БОНДАРЕНКО, «Иҗтимагый фикер – Татарстан» фонды җитәкчесе урынбасары:

– Илдә инфляция күрсәткече 8–9 процент дип әйтәбез икән, аның уртача күрсәткеч булуын да истә тотарга кирәк. Катер яки бриллиант таш кебек зәвыклы товарларның бәясе әллә ни үзгәрмичә, азык-төлек һәм беренчел ихтыяҗ кирәк-яраклары 20–30 процентка кадәр артты. Соңгысы илдә яшәүче күпчелек халыкка кагыла. Статистика мәгълүматларына караганда, бүген россиялеләрнең 9–29 проценты урта катлауны тәшкил итә. Димәк, моннан да начаррак яшәүчеләр күбрәк. Алар өчен ашау-эчү, ТКХ өчен түләү кебек төп чыгымнар гаилә бюджетының шактый өлешен алып тора. Шуңа күрә депутатларның пенсионерларга һәм аз керемлеләргә куллану вакыты чыга торган азык-төлекне кибетләрдә бушлай өләшү тәкъдимен хуплыйм. Кибет янәшәсендәге чүп контейнерында актарынганчы, киштәдән алып китү хәерлерәк. Хәзер яшьләр арасында шундый экологик хәрәкәтләр дә бар. Алар социаль челтәрләрдә аерым төркемнәргә берләшеп, кайда нинди куллану вакыты чыга торган товар барлыгын белешәләр дә, сок яки сөт ризыгын шуннан бушка барып алалар. Акча юклыктан түгел, ә табигатькә зыян салуны киметү һәм куллану психологиясен үзгәртү өчен шулай эшлиләр. Соңгысы безгә Көнбатыштан киләдер. Чит илдә секонд-хендта киенүнең бернинди ояты да юк бит. Киресенчә, байлар да шуннан кием сатып ала. Ә җыелган акчаны еш кына хәйриячелеккә тоталар. Безгә дә әнә шул культураны алга сөрергә кирәк. Кибет киштәсеннән куллану вакыты чыга торган азык-төлекне алуның бернинди дә хурлыгы юк. Бу – икътисадый яктан отышлырак та әле.

 

Куллану кәрҗинендәге азык-төлек күпме тора?*

 Ак ипи – 54 сум/данә

Ит (фарш) – 480 сум/кг

Сөт – 62 сум/л

Балык (горбуша) – 380 сум/кг

Шикәр комы – 62 сум/кг

Йомырка – 140 сум/дистә

Бәрәңге – 42 сум/кг

Помидор – 189 сум/кг

Кыяр – 265 сум/кг

Банан – 154 сум/кг

*«Пятерочка» һәм «Магнит» кибетләрендәге бәяләр


Фикер өстәү