Татарстанда кабат кискен салкыннар көтелә

Бүген, 13 гыйнварда, республикада кабат кискен салкыннар көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Суыклар якшәмбе көнне дә сакланачак.

Татарстанның көньяк-көнчыгышында бүген төнлә һәм иртән термометр баганасы -25..-28 градуска кадәр төшәчәк, дип кисәткән синоптиклар.

Билгеле булганча, салкыннар аркасында Татарстанда 10-15 гыйнвар көннәрендә шторм кисәтүе дә гамәлдә. Казан федераль университеты галиме, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев әйтүенчә, алдагы ун көндә Татарстан башкаласында һаваның уртача тәүлеклек температурасы климатик нормадан 8 градуска түбәнрәк булачак.


Фикер өстәү