Быел Татарстанда 930 ятим баланы һәм 28 күпбалалы гаиләне торак белән тәэмин итәчәкләр

2024 елда республикада 930 ятим баланы һәм 28 күпбалалы гаиләне торак белән тәэмин итәчәкләр. Бу хакта Хөкүмәт Йортында Татарсан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узган киңәшмәдә республиканың төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин әйтте.

Быел аерым категория гражданнарны торак белән тәэин итүгә бәйле 4 программа гамәлдә булачак. Шулай ук, 84 яшь гаилә, мәҗбүри күченүчеләр, Ерак Төньяктан күченүчеләр һәм чернобыльчеләр рәтеннән 6 кеше “өй туйлары”н бәйрәм итәчәк, дип хәбәр ителә Татарстан Рәисенең рәсми сайтында.


Фикер өстәү