Рафис Хәбибуллин Татарстан Рәисе ярдәмчесе итеп билгеләнде

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча элеккеге җитәкчесе Рафис Хәбибуллин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның ярдәмчесе итеп билгеләнде.

Бүген аны Татарстан Хөкүмәт йортында республика Рәисе катнашында атна саен уза торган традицион киңәшмәдә тәкъдим иттеләр.

Рафис Хәбибуллин Казанда БРИКСны үткәргәндә куркынычсызлык мәсьәләләре өчен җавап бирәчәк. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Гадәттән тыш хәлләр министры, республика Президентының иминлек хезмәте җитәкчесе вазыйфаларында эшләгәндә, Рафис Хәбибуллин югары вазыфаи затлар һәм зур чараларның куркынычсызлыгын тәэмин итүдә гаҗәеп бай тәҗрибә туплаган.

  • Рафис Хәбибуллин 1963 елның 2 октябрендә ТАССРның Апас районы Пучинкә Енай авылында туган.
  • Ул СССР Эчке эшләр министрлыгының Омск югары милиция мәктәбендә һәм Россия Эчке эшләр министрлыгы идарәсе академиясендә укыган. Аннары армиягә киткән, шуннан соң үз районына милициягә хезмәткә килгән.
  • 2007 елга кадәр Рафис Хәбибуллин Татарстан Президентының иминлек хезмәте җитәкчесе урынбасары, ә соңыннан әлеге хезмәт җитәкчесе булып эшли. Шуннан соң Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе була, анда 16 елдан артык хезмәт итте.

Фикер өстәү