Марат Айзатуллин:“Быел Татарстанда төзелеш эшләре күләме 685 миллиард сум тәшкил итәчәк”

Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин узып баручы елга кайбер нәтиҗәләр чыгарды.

– 2022 ел белән чагыштырганда, быел Татарстанда төзелеш эшләре күләме 20 процентка артып, 685 миллиард сум тәшкил итәчәк, – диде ул журналистлар белән очрашуда. – Торак төзелеше даими үсештә. Бу өлкәдә икенче ел рәттән үзебез үк куйган рекордларны яңартабыз. 2021 елда республикада кулланышка тапшырылган торак күрсәткече буенча тәүге тапкыр 3 миллион квадрат метрлык чикне уздык. Былтыр 3 миллион 93 мең квадрат метр торак кулланышка тапшырылды. Быел исә 3 миллион 100 мең квадрат метр торак төзү каралган иде. Татарстан төзүчеләре тизрәк тә эшләде. 9 декабрьгә алынган мәгълүматларга караганда, республикада 3 миллион 186 мең квадрат метр торак төзелгән. Аның 1,6 миллионы – шәхси йортларга, 1,3 миллионы – күпфатирлы торакка, 147 мең квадрат метры – социаль ипотекага туры килә.

Министр әйтүенчә, ел төгәлләнмәгән әле. Шуңа күрә узып баручы елга йомгак ясарга да иртәрәк.

– Ил Хөкүмәте тарафыннан куелган бурыч нигезендә, 2030 елга без ел саен 3,5 миллион квадрат метр торак төзүгә омтылабыз. Әлеге эш инженер челтәрләрне яңарту һәм социаль инфраструктурага да турыдан-туры бәйле. Исегезгә төшерәм, быел Татарстанда 44 республика программасы гамәлдә. Алар киләсе елда да дәвам иттереләчәк. Шулай ук 5 дәүләт программасы һәм 7 илкүләм проект кысасында проектлар тормышка ашырылды. Гомумән алганда, сүз 126 миллиард сумлык 4 меңнән артык объект турында бара, – диде Марат Айзатуллин.

Быел Татарстанда “Безнең ишегалды” проекты кысасында 9 миллиард сумлык эш башкарылган. Барлыгы 960 ишегалды тәртипкә китерелгән. Киләсе елда моңа тагын да күбрәк акча бүлеп бирү каралган. Йортларны капиталь төзекләндерү, уңайлы шәһәр мохите формалаштыру кебек юнәлешләр буенча да эш дәвам итәчәк.


Фикер өстәү