Россия Президенты Татарстан хакимиятенең эшчәнлеген югары бәяләде. Бу хакта ул «туры элемтә» барышында әйтте.
Владимир Путинга Татарстаннан килгән тагын бер журналист сорау бирә алды. «Татар-информ» хәбәрчесе БРИКС саммиты хакында сорашты һәм аны уздыру урыны итеп Казанны ни өчен сайлаулары турында кызыксынды.
– Татарстан бик яхшы үсештә. Казан да моның иң яхшы үрнәге. Яхшы шартлар тудырылган. Элеккеге президент та, хәзерге җитәкче – Миңнеханов та бик яхшы эшли. Нәтиҗәләрен күрәбез, – диде Владимир Путин.
Дәүләт башлыгы шулай ук Татарстандагы конфессияара мөнәсәбәтләр төзелеше дә бөтен ил өчен яхшы үрнәк булуын белдерде.