Казанда 2024 елда узачак БРИКС саммиты объектлары буенча кайбер эшләр инде башланган

Казанда киләсе елда узачак БРИКС саммиты объектлары буенча аерым эшләр бу төзелеш сезонында ук башланды. Бу хакта ТАСС агентлыгы Татарстан Рәисенең матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

«ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе белән республикада эшче төркем формалаштырылды, ул даими режимда оештыру киңәшмәләре үткәрә. Рөстәм Нургали улы инфраструктураның әзерлеген шәхси контролендә тота», — дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Әзерлек эшләре РФ Президенты Владимир Путин Казанны берләшмә әгъзаларының очрашу урыны итеп билгеләргә карар кылган вакыттан башланды. Искәртеп узабыз, 3 апрельдә дәүләт башлыгы имзалаган указ нигезендә саммит республика башкаласында узачак. Казан мэры Илсур Метшин 20 апрельдә Россия Президенты каршындагы Җирле үзидарәне үстерү советы утырышында шәһәрнең БРИКС илләре башлыклары очрашуын әзерләү эшенә керешүен әйтте.

Кичә Владимир Путин Йоханнесбургтагы саммитта ясаган чыгышында киләсе БРИКС саммитын 2024 елның октябрендә Казанда үткәрергә тәкъдим итте.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kazan-kremle-2024-elda-uzacak-briks-sammity-obektlary-buenca-aerym-eslar-inde-baslandy-5875405


Фикер өстәү