Илсур Метшин Россия Президентыннан муниципаль финанслау инструментын көчәйтүне сорады

Казан үзенең чәчәк атуы белән Татарстан хакимияте ягыннан ярдәм булуга бурычлы, чөнки җирле бюджетның масштаблы проектларны хәл итү өчен мөмкинлекләре юк. Бу хакта Казан мэры Илсур Метшин Красногорскида Җирле үзидарәне үстерү буенча совет утырышында әйтте.

«Миңа Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән дә, гамәлдәге Президент Рөстәм Миңнеханов белән дә эшләү бәхете елмайды. Алар бу проблемаларны реаль вакыт режимында беләләр, ярдәм итәләр һәм чишелешләрен табалар. Барлык мэрларга да андый бәхет елмаймый», — диде Метшин.

Үз чыгышында Казан мэры РФ Президентыннан муниципаль финанслау инструментын көчәйтүне сорады. Шулай ук Владимир Путинга илдә Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыру фонды булдырганы өчен рәхмәт әйтте. Аның ярдәмендә Татарстан башкаласында тузган лифтлар проблемасы хәл ителгән һәм торак йортлар ремонтланган.

«Бүген Казанда гына да капиталь ремонт таләп ителгән торакның 70 проценты ремонтланды инде», — диде Метшин.

Россия Президенты Җирле үзидарәне үстерү буенча совет утырышын уздырды, анда 2030 елга кадәрге чорга Җирле үзидарәне үстерү өлкәсендә дәүләт сәясәтенең яңа нигезләре проектын эшләүне йөкләде.


Фикер өстәү