Рөстәм Миңнеханов районнар арасында беренчеләрдән булып тәүлегенә 300 тоннадан артык сөт савып алучыларны котлады

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриевка һәм Кукмара районының барлык авыл кешеләренә котлау телеграммасы юллады.

Искәртәбез, кукмаралылар Татарстан Республикасы муниципаль районнары арасында беренчеләрдән булып тәүлегенә 300 тоннадан артык сөт савып алганнар.

«Хөрмәтле Сергей Димитриевич! Хөрмәтле Кукмара муниципаль районы авыллары кешеләре! Чын күңелемнән сезне хезмәттәге яңа казанышыгыз – Татарстан Республикасы муниципаль районнары арасында беренчеләрдән булып тәүлегенә 300 тоннадан артык сөт савып алуыгыз белән котлыйм, –диелә телеграмма текстында. – Бу безнең республика икътисады өчен бик мөһим, сөт терлекчелеген үстерүгә кертелгән зур өлеш, шулай ук Татарстанның башка районнары хезмәтчәннәре өчен бик яхшы үрнәк һәм алга бару өчен стимул да. Сезнең тырыш, бердәм хезмәтегез бик зур ихтирамга лаек, һәм мин барлык кукмаралыларга – терекчеләргә һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә, башка белгечләргә һәм район җитәкчелегенә максатчан һәм системалы эшегез, уртак зур максатка ирешүдә һәркемнең шәхсән катнашуыгыз өчен рәхмәтлемен.

Авыл җирендә эш беркайчан да җиңел булмады, әмма сез хезмәтегезне яратып, технологик процессларны даими рәвештә камилләштереп, эш сөючәнлегегез, мактаулы нәтиҗәләрегез белән республикабызда дан тотасыз. Алга таба да яңа казанышлар, бөтен эшләрегездә уңышлар телим. Көч-куәт, нык сәламәтлек, бәрәкәт һәммәгезгә дә!

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов».


Фикер өстәү