Путин Казанда Минтимер Шәймиев белән очрашты

Россия Президенты Владимир Путин Казанда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән очрашты. Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Илбашының Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән сөйләшүенә кушылды. Владимир Путин һәм Минтимер Шәймиев кочаклаштылар һәм дусларча аралаштылар.

– Бар да әйбәтме? – дип кызыксынды Минтимер Шәймиев.

– Бар да бик яхшы, – дип җавап бирде Владимир Путин.

Билгеле булганча, Россия Президенты узган елның декабрендә узган матбугат очрашуында Татарстанның беренче Президентын хөрмәт белән искә алды. “Татар-информ” хәбәрчесенең: “БРИКС саммиты ни өчен нәкъ менә Казанда узачак?” – дигән соравына җавап биргәндә: “Татарстанның ислам илләре белән конфессияара мөнәсәбәтләр һәм элемтәләр кору тәҗрибәсе бөтен ил өчен үрнәк булып тора. Татарстан яхшы үсеш алган, ә Казан – мондый үсешнең иң яхшы мисалларының берсе. Шартлар яхшы тудырылган. Элекке президент та, бүген – Миңнеханов та яхшы эшли. Моның нәтиҗәсен үзебез күреп торабыз”, – диде ул.

Бу елның гыйнварында Минтимер Шәймиев Россия Президентын сайлауда Владимир Путинның ышанычлысы заты итеп билгеләнде.


Фикер өстәү