«Каенанам – алтын, каенсеңел бирә кирәкне!»

Сезгә үз эчемне бушатыр өчен язарга булдым. Миңа шушы көннәрдә 50 яшь тулды. Юбилеема бик матур теләкләр әйттеләр. Шаккатмалы хәл – әгәр ресторанга җыймаган булсам, үземнең кем икәнемне белмичә яшәгән булыр идем. Ничек шулай икейөзле булып була икән ул? Иң элек иремнең туганнары шаккатырды.

Мин Башкортсанда туып-үсеп, Татарстанның бик гүзәл ягына кияүгә чыктым. Әтиләр миңа 15 яшь чагында Актаныш районына күчте. Казанга укырга килгәч, тормышым үзгәрде. Икенче курста вакытта булачак иремне очраттым. Кызганыч, аның әтисе бик иртә, Ниязга 4 яшь чагында вафат булган. Әниләре ике улын, ике кызын берүзе, 28 яшендә тол калып үстергән. Каенанама сүз әйтерлек түгел анысы. Әле дә әкренләп үз көнен үзе күреп яшәп ята. Ә менә ике сеңел җанымны ашады инде. Икесенең дә бәхете булмады.

Берсенең ире зур урында эшләде. Өенә кайтып кергәне булмады. Сеңел сер бирмәде – кешедән барысын ишетеп торсак та, бәхетле кыяфәт ясады. Тик кияү яшь хатынга чыгып китте. Икенче сеңелнең ире – машина йөртүче. Анысы салгаларга ярата.

Үзебезчә матур гына яшәргә тырышсак та, ирсезе йөрәккә тия инде. Авылга кайта башласаң, ул да иярә. Берәр бәйрәмгә барсак, иң беренче булып килеп җитә. Мин машина йөртү таныклыгы алгач, сиздермичә генә ул да укып чыкты. Ире алып биргән машинасы кар астында череп тора. Рульгә утырырга куркам, ди. Малае үскәнен көтә. Әмма аның безгә тыгылып йөрүе бер дә ошамый. Килендәшнең бәхете бар – алар Чаллыда яши. Каенсеңелгә, әле кияүгә чыгарлыгың бар, дип тә карыйм. 42 яшьтә генә әле ул. Тик юк, безнең тормышка тыкшынып йөри, үзен уйламый. Минем балаларга алган киемнәремә кадәр тикшерә.

Каенанам бер сүз әйтми, ә сеңел йөрәгемә тия инде. Абыйның күлмәгенең төсе матур түгел, чалбары бөгәрләнгән, дип кенә тора. Каты итеп әйтеп карыйм, тик файдасыз. Берәр атна үпкәләп тора да, берни булмагандай, йә шалтырата, йә килеп керә. Ә юбилейда әйткән сүзләрен белсәгез иде. «Гомерем буе сиңа кызыгып яшәдем. Абыйны да кеше иттең. Балаларың да акыллы. Туганымдай якын син», – ди. Минем як туганнар шаккатты. Ике көн уздымы икән, каенананы хастаханәгә салганым өчен, килеп котырып китте. «Башка чир эләгеп, авырса, бирәм мин сезгә кирәкне», – ди. Явызның явызы инде менә! Торма диярсез, куып чыгар диярсез – ир хакы бар бит! Аны хөрмәт итәм, яратам. Инде сеңелне дә кабул итеп киләм. Бәхетсез кеше нишләсен инде ул…

Исемем редакция өчен генә


Фикер өстәү