Рөстәм Миңнеханов: Казанда БРИКС саммитында без Иран Президенты Рәисине көтәбез

Эш сәфәре белән Тәһранга килгән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Иранның тышкы эшләр министрының ике урынбасары — сәяси мәсьәләләр буенча Али Багери һәм БРИКСта ышанычлы зат (шерпа) Мәһди Сәфәри белән очрашты. Бу хакта Татарстан җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ике яклы хезмәттәшлек мәсьәләләре, шулай ук берләшмәдә Россия рәислеге кысаларындагы чаралар тикшерелде.

«Россия Федерациясе һәм Иран — кискен халыкара проблемаларны хәл итүдә уртак караш берләштергән күптәнге һәм якын партнерлар. Халыкара мөнәсәбәтләрдә кризис шартларында безнең илләр хезмәттәшлеге аеруча кыйммәтле һәм актуаль. Дәүләтләребез лидерлары даими диалог алып бара, үзара визитлар ясый», — дип билгеләп үтте Миңнеханов.

Ул искәрткәнчә, дәүләтләрнең товар әйләнеше ел саен арта, моңа Татарстан да зур өлеш кертә. Республиканың Иран партнерлары белән яхшы диалогы урнаштырылган, шул исәптән Көнчыгыш Азәрбайҗан, Хорасан-Резави, Гилян, Гөлестан һәм башка провинцияләр дәрәҗәсендә.

Рәис әңгәмәдәшләренә Татарстан Республикасының сәнәгать һәм инвестицион потенциалы турында сөйләде, шулай ук быел Казанда планлаштырылган халыкара чараларны искә алды. Берничә көннән «Киләчәк уеннары» халыкара турниры старт ала, аннан соң «Россия-Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумы һәм БРИКС илләренең XVI саммиты планлаштырыла.

БРИКСтагы Иран шерпасы Мәһди Сәфәри белән сөйләшкәндә, Татарстан җитәкчесе кайбер чараларга аерым игътибар бирде. «Дәүләт башлыклары саммиты, анда без Иран Президенты — хөрмәтле [Ибраһим] Рәиси әфәндене көтәбез, агымдагы елның октябрендә Казанда узачак. Бу чараларны әзерләү кысаларында без нәкъ менә сезнең белән күп хезмәттәшлек итәрбез дип ышанам», — дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Сәфәри, үз чиратында, Иранның Россиядәге илчесе булып эшләгәнлеген һәм илебезгә тирән хөрмәт белән каравын искәртте. Аерым алганда, ул Татарстанның беренче Президенты — республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән шәхсән таныш булуын һәм аңа тирән хөрмәт һәм ныклы сәламәтлек теләген җиткерүне сорады.

Татарстан Рәисе җитәкчелегендәге республика делегациясе Иранга кичә килде. Иртәгә ул «Исфахан — Татарстан» эшлекле форумында катнашачак.

 


Фикер өстәү