Татарстан Рәисе Иранның Нефть министры урынбасары Мөхсин Хоҗастәмәхр белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Иран Нефть министры урынбасары, Иран Милли нефть компаниясе башлыгы Мөхсин Хоҗастәмәхр белән очрашты.

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасында эш сәфәрендә.

Очрашу башында Рөстәм Миңнеханов әңгәмәдәшенә очрашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстан делегациясенең Россия-Иран дуслык мөнәсәбәтләре кысаларында хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышу максатыннан Иранга килүен хәбәр итте. Ул шулай ук делегациянең визиты гамәли нәтиҗәләр бирәчәгенә һәм дөнья сәясәтенең катлаулы шартларында Россия белән Иран хезмәттәшлеге аерым кыйммәт һәм актуальлек алачагына һәм үзара файдалы кооперациягә ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде.

Әңгәмә барышында яклар «Төньяк-Көньяк» халыкара транспорт коридорын гамәлгә ашыру һәм эшләве перспективалары турында фикер алыштылар, аның кысаларында Татарстан логистика үзәкләрен Кама һәм Идел елгалары буйлап Әстерхан порты аша һәм аннан Каспий диңгезе буйлап Иран портлары юнәлешендә уза торган чылбырларга урнаштыру мәсьәләләре карала. Киләчәктә бу проект Иранга һәм аннан Якын Көнчыгыш, Африка һәм Көньяк-Көнчыгыш Азиянең башка илләренә су юлы белән йөкләр китерү өчен яхшы мөмкинлек тудырачак.

«Татарстан әлеге проектны гамәлгә ашыру белән кызыксына, чөнки безнең республика – Россиянең алдынгы сәнәгать үсеш алган һәм иң борынгы нефть чыгаручы төбәкләренең берсе. Бүген Татарстан эчке төбәк продукты, сәнәгать җитештерүе, башкарылган төзелеш эшләре күләме һәм торакны файдалануга тапшыру, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм эшкәртү, ваклап сату әйләнеше һәм төп капиталга инвестицияләр буенча илдә алдынгы төбәкләр санына керә»,-дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Рәисе. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, төбәк сөт җитештерү буенча Россиядә беренче урында тора, моннан тыш, Татарстанда Россия полиэтиленының — 30 проценты, синтетик каучукларның — 43 проценты, һәр икенче йөк автомашина һәм һәр өченче йөк автомобиле, шулай ук вертолетлар, самолетлар, төрле класстагы һәм билгеләнештәге суднолар җитештерелә, Россия нефтенең 7,2 проценты чыгарыла, аның 65 проценты республикада эшкәртелә.

Нефть разведкасы һәм нефть чыгару, шулай ук аны эшкәртү өлкәсендәге мәсьәләләр буенча фикер алышудан тыш, Татарстан Рәисе Иран Нефть министры урынбасарына Татарстанда Иран сәүдәсе үзәген төзү буенча уртак проектны гамәлгә ашыру планнары турында сөйләде, ул төбәктә һәм күршеләр өчен төп мәйданчык булырга тиеш, анда Иран җитештерүчеләреннән төрле продукция турыдан-туры тәкъдим ителәчәк.

Форсаттан файдаланып, Рөстәм Миңнеханов Иран Нефть министрлыгы вәкилләрен һәм Иран бизнес-делегациясен май аенда узачак «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумына һәм быелның августында Казанда узачак еллык Нефть-газ химиясе форумына чакырды.

Очрашуда Россия Федерациясенең Иран Ислам Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Алексей Дедов та катнашты.


Фикер өстәү