Бала ич бу! – Залесный бистәсендә мылтык белән йөрүченең кем икәне ачыкланган

Полиция хезмәткәрләре килеп туган хәл буенча тикшерү үткәрә.

Казанда полиция хезмәткәрләре Залесный бистәсендә бер кешенең мылтык белән йөрүенә бәйле хәлне ачыклый. Бу хакта “KazanFirst” Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Болай булган. Полиция бүлегенә бер ир-ат килеп, Залесный бистәсендә йортлар тирәсендә коралланган кешенең йөрүе турында белдергән. Шул ук вакытта ул мылтыклы кешенең мәктәп ягына таба юнәлүен әйткән.
Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, мылтыклы кеше 16 яшьлек үсмер булып чыккан. Малай шул тирәдәге паркка пневматик мылтыктан атарга чыккан. Үсмер үзе әйткәнчә, анда кемгәдер зыян салу уе булмаган.
Хәзерге вакытта әлеге очрак буенча тикшерү үткәрелә.


Фикер өстәү