Әлмәттә 12 яшьлек малай паркта пневматик пистолеттан атып 7 яшьлек баланы яралаган

15 июньдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенә шәһәр паркларының берсендә бер үсмернең пистолетка охшаш әйбердән атып бер баланы яралавы турында хәбәр килеп ирешә. Полиция хезмәткәрләре пистолеттан шәһәр мәктәпләренең берсендә белем алучы 12 яшьлек укучының атканын ачыклый.

Үсмер сүзләренә караганда, ул әти-әнисе яшереп куйган акчаны алып, сәүдә үзәгенә бара һәм пневматик газ пистолеты сатып ала. Беренче көнне агачлыкка барып ата, ә икенче көнне пистолетны алып, урамга чыга. Балалар мәйданчыгында ул 7 яшьлек малай ягына таба ата башлый. Яраланган баланы хастаханәгә алып киткәннәр.

Үсмернең әти-әнисенә карата административ материал төзелгән, аның үзен профилактика исәбенә кую мәсьәләсе тикшерелә. Моннан тыш, аңа пистолет саткан сатучыны да тикшерәләр.


Фикер өстәү