Владимир Путин: “Россия якындагы 5 ел эчендә сәүдә флотын яңартачак”

Россия якындагы 5 ел эчендә сәүдә флотын яңартачак. Россия Президенты Владимир Путин Петербург халыкара икътисадый форумының пленар сессиясендә шулай дип белдергән.
“Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы суднолар төзү буенча киң колачлы программага үзгәрешләр керткән дә инде. Аны тормышка ашыру өчен илнең иминлек фондыннан акча җәлеп итәчәкбез. 2023-2027 елларда әлеге программа кысасында гына да Россиянең суднолар төзү предприятиеләрендә кимендә 260 кораб төзү күздә тотыла”, – дип сөйләп үткән дәүләт башлыгы.
Россия шулай ук Төньяк диңгез юлын үстерү өчен бозваткычлар флотын төзүне дәвам итәчәк.
“Узган елда әлеге юл аша 34 миллион тонна йөк узды. Киләсе 2024 елда йөк күләмен берничә тапкыр арттыруны көтәбез”, – дигән Путин.


Фикер өстәү