Махсус операция зонасында катнашкан полиция хезмәткәрләре Марсель Мөбарәкшин һәм Айсаф Галиев һәлак булган

1 майда Украинада махсус хәрби операция барышында Татарстаннан полиция хезмәткәрләре – полиция подполковнигы Марсель Мөбарәкшин һәм полиция капитаны Айсаф Галиев һәлак булган. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Марсель Мөбарәкшин үзенең хезмәт юлын 2004 елда Казан буенча Эчке эшләр идарәсендә башлап җибәргән. Кадрлар бүлеге инспекторыннан алып, Эчке эшләр министрлыгы шәһәр буенча идарәсе оператив бүлеге дежур частьләре эшен оештыру бүлеге җитәкчесе урынбасары – бүлек җитәкчесе вазыйфасына кадәр юл үткән.
Татарстан егете Россия Эчке эшләр министрлыгының “Хезмәттәге фидакарьлек өчен”, “Аерым хезмәтләре өчен” III, II дәрәҗә медальләре, “Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында бик яхшы хезмәте өчен” күкрәккә тагу билгесе белән бүләкләнгән.
Айсаф Галиев хезмәт юлын 2010 елда эчке эшләр органнарында башлап җибәргән. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе “Савиново” 6 нчы полиция бүлеге тикшерүчесеннән алып, Эчке эшләр министрлыгының Саба районы бүлеге миграция мәсьәләләре буенча җитәкчесе вазыйфасына кадәр юл узган.
Россия Эчке эшләр министрлыгының “Аерым хезмәтләре өчен” III дәрәҗә медале һәм “Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында аерым хезмәтләре өчен” күкрәккә тагу билгесе белән бүләкләнгән.


Фикер өстәү