Казанга Украинада махсус операциядә катнашкан Росгвардия хәрби хезмәткәрләре кайтты

Росгвардиянең Идел буе округы Казандагы бер подразделениесе хәрби хезмәткәрләре Украинада махсус хәрби операциядә сугышчан бурычларын үтәгәннән соң үзләренең даими урнашу пунктына әйләнеп кайтты. Росгвардиячеләрне хәрби оркестр музыкасы аһәңнәре астында коллегалары һәм туганнары каршы алды.

Подразделение плацында хәрби хезмәткәрләрне Росгвардиянең хәрби часте командиры сәламләде. Ул хезмәттәшләрен үз бурычларын уңышлы үтәүләре һәм туган җирләренә исән-имин әйләнеп кайтулары белән котлады.

Шуннан соң хәрби хезмәткәрләр туганнары һәм якыннарының кочагына ташланды.
Соңыннан хәрби часть клубында махсус операциядә катнашучылар хөрмәтенә тантаналы чара узды. Анда Росгвардиянең Татарстан буенча идарәсе башлыгы, полиция генерал-майоры Рөстәм Гомәров, башка рәсми кешеләр катнашты.

“Хезмәт командировкасыннан исән-имин әйләнеп кайтуыгыз белән котлыйм! Моннан берничә дистә ел элегрәк ата-бабаларыбыз нацизм белән күзгә-күз очрашкан. Сез – яшь егетләргә дә шуның белән үк очрашырга туры килде. Шушы афәткә каршы көрәштә алгы сызыкта калып, сез иң күркәм сыйфатларыгызны – ныклык һәм фидакарьлек күрсәтеп, хәрби бурычны намус белән үтәдегез. Татарстанда яшәүчеләр, республика җитәкчелеге һәм Росгвардиянең территориаль идарәсе – барыбыз да шундый хәрби частькә ия булуыбыз, анда шундый егетләрнең хезмәт итү белән горурланабыз. Росгвардиянең Идел буе округы гаскәрләре командованиесе исеменнән, шәхсән үз исемемнән, Росгвардия идарәсе исеменнән куелган бурычларны лаеклы үтәвегез, ныклык һәм батырлык күрсәткәнегез өчен рәхмәт белдерәм”, – дип мөрәҗәгать итте хәрби хезмәткәрләргә полиция генерал-майоры Рөстәм Гомәров.

Тантана барышында махсус операциядә катнашучыларга ведомство бүләкләре, истәлек билгеләре тапшырылды һәм чираттагы хәрби званиеләр бирелде.


Фикер өстәү