Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Әрдоган «KazanSummit 2022» уңаеннан котлау җибәрде

Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Әрдоган «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2022» XIII халыкара икътисадый саммиты уңаеннан котлау җибәрде.

«Россия-Ислам дөньясы» XIII халыкара икътисадый саммиты уңышлы узсын һәм безнең илләргә һәм халыкларга иминлек китерсен дип Ходайдан сорыйм. Саммит Россиядәге мөселман кардәшләребез һәм Ислам дөньясы арасында гуманитар, икътисадый һәм мәдәни мөнәсәбәтләрне үстерүгә ярдәм итәр, дип ышанам. Моннан тыш, 2022 елда Казан саммитын уздыру Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итүгә туры килү дә аеруча мөһим. Кадерле кардәшем, Рөстәм Миңнеханов аша Татарстанның тугандаш халкын һәм оештыручыларны саммитны уңышлы үткәрүләре белән котлыйм.

Без Россиядә һәм Татарстан Республикасында мөселман кардәшләребезне Россия Федерациясе белән мөнәсәбәтләрне ныгытуда өстенлекле юнәлеш буларак карыйбыз. Дөньяның нинди генә почмагында яшәсәк тә, йөрәкләребез, фикерләребез, кыйблабыз, азаныбыз һәм изге китапларыбыз уртак.

Изге пәйгамбәребез (салаллаһу галәйһи вә сәлләм) әйткәнчә, без барыбыз да кирпеч кебек, диварлар төзүче кирпечләр кебек берләшергә, бердәмлекне тагын да ныгытырга, рухи күперләрне ныгытырга тиешбез. Гасырлардан килгән туганлык җепләребез аралар ераклыгына карап өзелмәслек итеп яшәргә тиешбез.

«Уртак куллану икътисады һәм хәләл гомуми бәрәкәт» дигән төп тема кысаларында фикер алышу безне тагын да якынайтыр, дип саныйм. Төбәк һәм глобаль проблемалар контекстында ислам финанслары, гомуми банк эшләре, хәләл индустрия, экспорт үсеше, эшкуарлык һәм инвестиция мәсьәләләре буенча фикер алышу бик мөһим дип саныйм.

«Күршең ач булганда карының туйдырп йокларга ятарга ярамый» дигән фикердә торган мөселманнар бөтен дөньяда барган фаҗигаләргә битараф кала алмый. Сириядән Ливиягә кадәр, Әфганстаннан Сомалига кадәр, Африкадан Азиягә кадәр төрле территорияләрдә күрсәтелә торган ярдәмебез милләтебезнең мәрхәмәтлелегенең аеруча конкрет чагылышы булып тора.

Коронавирус пандемиясе чорында, кешелек ярдәмгә аеруча мохтаҗ булганда, Төркия, 161 ил һәм 12 халыкара оешмага медицина ярдәме күрсәтеп, үзенең принципиаль позициясен күрсәтте.

Без, бер яктан, якын-тирә илләр белән мөнәсәбәтләрне үстерүне дәвам итәбез, икенче яктан, ислам илләре белән сәүдә һәм инвестиция мөмкинлекләребезне киңәйтү өчен көч куябыз. Ислам хезмәттәшлеге оешмасының даими икътисадый һәм сәүдә хезмәттәшлеге комитетында эшләү белән бергә, соңгы вакытта без хәләл продуктларны стандартлаштыру һәм сертификацияләү юнәлешендә эшчәнлегебезне активлаштырдык.

Пандемиянең тискәре йогынтысына карамастан, без, Аллага шөкер, 2020 һәм 2021 елларны безнең икътисадта үсеш темплары рекордлы булды. Күптән түгел экспорт һәм үсеш күрсәткечләре буенча игълан ителгән саннар беренче кварталда илебез уңышының 2022 елда да дәвам итүен күрсәтә. Икенче яктан, күрәсең, конкрет илләрнең индивидуаль уңышына караганда балансланган һәм гадел икътисад моделе үсеше кирәгрәктер.

Безнең уртак территорияләрдәге күңелсез вакыйгалар халыкара системаның глобаль чакырулар өчен, беренче чиратта, гаделсезлеккә карата кирәкле карарлар таба алмавын күрсәтә. Безнең бурыч –мәрхәмәтлек, юмартлык, тынычлык, хокук һәм гаделлек идеяләрен саклау, диннәренә карамастан, барлык кешеләргә бертигез карау. Әгәр без моны эшли алабыз икән, безгә иртәгесе көнгә тагын да яктырак һәм бәхетлерәк ирешү җиңелрәк булачак.

Ышанам ки, Казан Саммиты безнең уртак киләчәк хакына алга таба да яңа идеяләр булдыруга үз өлешен кертәчәк. Тагын бер кат Саммитта катнашучыларга уңышлар телим һәм Сезне хөрмәт белән сәламлим».


Фикер өстәү