Төп көчебез – бердәмлектә

XII Бөтендөнроссия татар дин әһелләре форумында бу фикерне еш ишетергә туры килде. Форумның пленар утырышында катнашучылар да бердәмлекнең тормышыбызда, бигрәк тә бүгенге вазгыятьтә нинди зур роль уйнавын ассызыклады.

Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, күп еллар инде Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы Россия төбәкләреннән мөселман руханиларын берләштерә, дип билгеләп үтте.

– Ил Президенты Владимир Владимирович Путин мөселманнарның җәмгыятьтә милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуда, мәдәни күп төрлелекне саклап калуда, илебезнең өстенлекле мәнфәгатьләрен яклауда мөселманнарның лаеклы өлешен берничә тапкыр билгеләп үтте. Бүгенге форум кысасында кабул ителгән карарлар Россия дәүләтчелегенең тотрыклы үсешенә ярдәм итәр дип ышанам, – диде ул.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе Болгарында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын дәүләт дәрәҗәсендә үткәргән өчен Россия Президенты Владимир Путинга рәхмәтен белдерде. «1100 ел элек ата-бабаларыбыз динне кабул итте. Бу – татарлар һәм Татарстан гына түгел, бөтен Россия мөселманнары бәйрәме», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент оештыру комитеты рәисе Марат Хөснуллинга да рәхмәтен җиткерде. «Нинди генә мәсьәләләр чыкса да, аңа мөрәҗәгать иттек, гел ярдәм булды. Аллаһы Тәгалә кодрәт бирсен, эшегез авыр. Йөзегез татарларга, Татарстанга һәрвакыт ачык булсын, – диде Президент. – Россиянең җиңел вакытлары түгел, Россия Президенты эшен хуплап, ил күләмендәге бу җыен – Президентыбызга зур ярдәм».

Россия мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин бүгенге шартларда ислам дөньясы белән эшне тизләтү өчен тиешле карарларны вакытында кабул итәргә кирәклеген искәртте.

– Бу хәләл-индустрияне үстерүгә, ислам банкингы өчен хокукый шартлар булдыруга һәм икътисади хезмәттәшлекне үстерүгә кагыла, чөнки Россия өчен мөселман дөньясы әле күп елларга төп тышкы базар булып кала, – диде Равил Гайнетдин.

Равил хәзрәт озак гасырлар дәвамында исламның Россиядә «түземле» дин, хәтта куркуга дучар ителгән дин буларак кабул ителгәнен әйтте. «Шул ук вакытта ислам дөньясында безнең дин тулы рухи традиция буларак яши алмый дип саналды. Хәзер Россия мөселманнарына карата ихтирамлы һәм дустанә мөнәсәбәттә карыйлар», – диде ул.

Уникенче ел рәттән уздырылучы дин әһелләре форумының быелгысы Идел буе Болгарында ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуга багышлана. Символик рәвештә быел анда 1100 имам катнаша. Алар Россиянең 76 төбәгеннән һәм 7 чит илдән килде. Быелгы форумга Донецк һәм Луганск республикаларыннан да делегатлар катнаша. Башкалада узучы форум быел беренче тапкыр Хакасия белән Еврей автоном округыннан да кунаклар кабул итә.

Иң өлкән делегат – Калининград өлкәсеннән 1925 елгы Хәким ага Бикеев. Иң яшь делегат – Пенза өлкәсеннән 19 яшьлек яшь имам Камил хәзрәт Юсеев.

116 кешелек иң зур делегация Башкортстаннан килгән. Башкортстанның Октябрьский шәһәреннән Галимҗан хәзрәт Зиннәтуллин форумда ел саен катнаша икән. Быелгысы үткәнебезгә күз салып, динебезнең ни дәрәҗәдә зур үсеш кичергәнен ачыкларга ярдәм итә дип саный ул.

– Сиксәненче елларда Татарстанда – 15ләп, Башкортстанда 16 мәчет булган булса, бүген ике тугандаш республикада 3 меңгә якын мәчет исәпләнә. Россия күләмендә 7,5 мең мәчет бар. Бу – искиткеч зур сан. 30 ел элек мәдрәсәләр дә бармак белән санарлык иде. Бүген алар дистәләгән. Динебез бик зур күтәрелеш кичерде, – дип сөйләде ул «ВТ» хәбәрчесенә.

Свердловск өлкәсеннән килгән Әнвәр хәзрәт Хәбиров тарихи юбилей кысасында узган быелгы форумны милләтебезне күтәрү бәйрәме дип атый.

– Ислам дине – балаларыбызны тәрбияләүдә төп маягыбыз. Юкса бүген йортларда телевизор белән интернет дигән ике шайтан утыра. Балаларны нәкъ менә шулар тәрбияли. Ислам дине туган телебезне дә сакларга ярдәм итә. Дин булган йортта ана теле дә саклана, – ди.

Чуашстан Республикасының Комсомол районы Татар Шырты авылыннан Шәфигулла хәзрәт Аскаев, бүген яшьләргә дини белемне тиешле дәрәҗәдә биреп бетереп булмый, дип борчыла.

– Динебез катлаулы шартларда кабул ителгән. Аллага шөкер, менә шундый көнгә килеп җиттек. Динебезнең бүгенге торышыннан бик канәгать без. Бу белемнәрне яшьләребезгә дә җиткерергә тырышабыз. Кызганыч, авылыбыз кечкенә. Казан яшьләребезне йотып бара. Шуңа күрә бу эшне күңел теләгәнчә үк дәрәҗәдә башкарып бетереп булмый әле, – дип көрсенә хәзрәт.

Форум ахырында катнашучылар резолюция кабул итте. Анда алдагы елга максат- бурычлар билгеләнде. Максатлар исемлегендә ин зурысы – Казанда Коръәннең беренче тиражын бастыруга 220 ел тулу уңаеннан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның 2021 елның 24 ноябрендә Җиддә шәһәрендә (Согуд Гарәбстаны) бәян ителгән тәкъдимнәрен тормышка ашыруга юнәлдерелгән чаралар үткәрү. Монда 2023 елны Коръәннең беренче Казан басмасы елы дип игълан итү, чит илләрдәге ислам галимнәре катнашында Россиядә һәм мөселман дөньясы илләрендә Коръәнне бастыру тарихы буенча фәнни конференция үткәрү күздә тотыла.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү