Казанда шикәр чире белән авыручыларның сәламәтлеген тикшерәчәкләр

Казан шәһәренең 7 нче хастаханәсендә «Диамобиль» проекты кысасында, шикәр чире белән авыручы 350дән артык кешенең сәламәтлеген тикшерәчәкләр.  Башкалага Мәскәү табиблары килде.

Аларга күренергә теләүчеләр күп. Андыйлар өчен дә чаралар үткәрелә. Республикада «Шикәр чире атналыгы» бара. Теләгән һәр кеше тикшерү уза алачак. Бу хакта Татарстанның  штаттан тыш баш эндокринологы Гөлнар Ваһапова сөйләде. Аның әйтүенчә, Татарстанда 130 мең кеше шикәр авыруы белән исәптә тора.

–  Авыручыларның 120 меңендә  шикәр авыруының – II, 10 меңендә I тибы ачыкланды.  Бездә чир өлкәннәр арасында киң таралган.  Соңгы еллардагы пандемия дә күп кенә авыруларны кузгатты. Шуңа да Мәскәү табибларына беренче чиратта ковид кичергән  шикәр авырулы кешеләрне чакырдык, – ди ул.

«Диамобиль» проекты иң беренче сәяхәтен Казаннан башлаган булган инде.  20 елдан соң алар янә безгә килде.  Диабет институты директоры, Россия Фәннәр академиясе академигы Марина Шестакова 20 ел элек үзләрендә тикшеренү узган кешеләрне дә чакыруларын әйтте. Шул рәвешле, алар  авыруларның сәламәтлеген чагыштырып карамакчы.

– Татарстанда авыруларга мөнәсәбәт бөтенләй икенче. Шикәр чире белән интегүчеләр турында булган мәгълүматны ачып җибәрүгә, авыруның ничәнче елдан бирле дәвалануы, башка тагын нинди авырулары барлыгы бәйнә-бәйнә язылган. Бу безнең өчен бик уңайлы, – ди Марина Шестакова. – Берничә көн эчендә тикшерелгән авырулардан чыгып шуны әйтә алам: Казан табибларының эшчәнлеге безнекеннән бер дә аерылмый. Барыбыз да дөрес юнәлештә барабыз.

«Шикәр чире» дигән диагноз куелуны кабул итә алмаучылар да бар. Балаларында шушы чир ачыклангач,  аерылышучылар да җитәрлек. Ә кайбер кеше үзендә шикәр чире икәнен бик озак еллар белми. Казанда яшәүче Галия Ибраһимова шушы чире барлыгын  45 яше тулган көнне белә.

– Бик матур киенеп, ресторанга баруым иде. Иремнән иртәрәк чыккач, участок табибына да сугылып, тапшырылган анализ нәтиҗәләрен  сорамакчы булдым. Ул миндә шикәр авыруы булуын әйткәч, елап беттем. Юкса бала-чага да түгел инде! Чир турында белмәү үзенекен итте. Әле ярый ирем – сабыр кеше. Ул китаплар алып кайтып бирде. Шөкер, бер дигән итеп яшәп ятам, – ди Галия апа. – Монда чакырып китерделәр. 20 ел элек тә күренгән булганмын икән. Анализларымны начар димиләр. Киресенчә, чирнең азмаганын әйттеләр.  Дөрес итеп туклансам, тыныч кына яшәсәм,  кандагы шикәрем күтәрелми.

Тикшеренергә килүчеләр иртән ашамаска тиеш. Иң элек ач килеш кан анализларын алалар. Аннары инде ашаталар да канны кабат тикшерәләр. Шул арада авыруларны күз табибы, кардиолог, диабетолог карый, бөерләренә дә игътибар итәләр.

– Шушы көннәрдә Россия Президенты Владимир Путин «Шикәр чире белән көрәшү» федераль программасын булдырырга кушты, – ди Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков. –  Без бу программаны пилот проект буларак үзебездә дә эшләтеп җибәрергә җыенабыз.  Бүген Россиянең баш эндокринология оешмасы белән хезмәттәшлек турында килешү дә төзедек.  Ковид шикәр авыруын тагын да катлауландырды. Шуңа без авыруларны дәвалауның сыйфатын тагын да арттырырга тиеш.


Фикер өстәү