Казан дәүләт мәдәният институтында “Театр атналыгы” узды

Казан дәүләт мәдәният институтында Бөтендөнья Театр көне уңаеннан 21-28 мартта “Театр атналыгы узды.


Әлеге проектның максаты – балалар һәм яшь буын арасында театр сәнгатен популярлаштыру . “Театр атналыгы” дәвамында театр иҗаты кафедрасы укытучылары тарафыннан режиссура, актерлыкосталыгы, сәхнә сөйләме, сәхнә хәрәкәте буенча мастер-класслар үткәрелде. Шулай ук, Казан мәдәният институты студентларының чыгарылыш һәм курс спектакльләре күрсәтелде.

Заманча театр һәрвакыт мәдәни фикерләрне туплый, җәмгыять белән социомәдәни диалогка керә. Бүгенге көндә мәдәният тармагы белгечләренә ихтыяҗ зур. Быел без “Театр атналыгы”н нәкъ менә киләчәк буын өчен эшләдек. Чарага 1500дән артык мәктәп укучысы килде, – диде Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева.

Роза Әхмәдиева сүзләренчә, татар театрының милли традицияләрен, әдәби татар телен саклап калу бик мөһим. Бары тик уртак тырышлыклар белән генә моңа ирешә алачакбыз, – диде ул.

Атналык дәвамында театр сәнгатен үстерүнеңзаманча тенденцияләре дигән темага түгәрәк өстәл дәузды. Анда белгечләр театр педагогикасы, режиссура, актерлык осталыгы, сәхнә сөйләме, балалар һәм яшүсмерләр өчен заманча драматургиягә кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

“Театр атналыгы”нда икенче ел бик теләп катнашабыз. Түгәрәк өстәлнең мондый тема буенча узуы безнең өчен аеруча сөенечле. Чөнки үзебезнең базада без балалар театр коллективлары өчен фестиваль үткәрәбез. Мондый чаралар бик кызыклы һәм кирәкле. Алар яшь буында фантазияне һәм креатив күзаллауны үстерә, диде Казан яшь тамашачы театры директоры Айгөл Горнышева.

                                                                                                       Ләйсән Сафина                                                                                                              


Фикер өстәү