“Йолдызлык” фестиваленең зона этаплары башланды

Иртәгәдән Татарстан районнарында XXI “Созвездие-Йолдызлык” ачык яшьләр телевизион фестиваленең зона этаплары старт ала.

Быел Татарстан Президенты патронажы һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Комиссиясе эгидасы астында уза торган зур фестиваль хәрәкәте Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган.

Быел Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина җитәкчелегендәге жюри әгъзалары составына дөнья чемпионы, бал биюләре буенча өч тапкыр Европа чемпионы Арсен Агамалян һәм Мәскәү дәүләт мәдәният институтының халык биюе кафедрасы мөдире урынбасары Евгений Кузнецов кебек шәхесләр өстәлә.
Жюри әгъзалары мастер-класслар үткәрәчәк һәм фестивальнең түгәрәк өстәлләрендә катнашачак.
Конкурсантлар “Вокал-соло”, “Вокаль ансамбльләр”, “Хореография”, “Конферанс”, “Җырга иң яхшы музыка”, “Җырга иң яхшы текст”, “Иң яхшы видеоклип” номинацияләрендә үз талантларын күрсәтәчәк.

Фестивальнең зона этаплары шулай ук 2-3 мартта – Зәйдә, 6-7 мартта – Актанышта, 9-10 мартта – Яр Чаллыда, 13-14 мартта – Чирмешәндә, 16-18 мартта – Биектау районының Шәпше авылында, 20-21 мартта – Балык Бистәсендә, 24-25 мартта – Апаста, 27-28 мартта – Яшел Үзәндә узачак.
Исегезгә төшерәбез, “Созвездие-Йолдызлык” фестивале суперфиналын 17-21 апрельдә “УНИКС” мәдәни-спорт комплексында уздыру планлаштырыла. Гала-концерт 22 апрельдә булачак. Фестивальнең Гран-при ияләре 29 апрельдә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында узачак йомгаклау гала-концертында игълан ителәчәк.


Фикер өстәү