Ирада Әюпова: “Созвездие-Йолдызлык” арт-резиденциясендә иң яхшы театр традицияләрен саклыйлар”

Кичә Пушкин исемендәге мәдәни үзәктә Узеир Гаҗибәковның “Аршин мал алан” опереттасы буенча куелган музыкаль комедиясен күрсәтте. Спектакльдә ТР мәдәният министры Ирада Әюпова һәм ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков та булды.

“Созвездие-Йолдызлык” арт-резиденциясе спектакленең нигезенә РФ атказанган сәнгать эшлеклесе, Щукин исемендәге театр институтының режиссура кафедрасы мөдире, куючы режиссер Михаил Борисов куелышы яткан. Ул спектакльне яңадан торгызган яшь режиссер Александр Туманов өчен дә, театр артистларының күбесе өчен укытучы гына түгел, остаз да булган. Ул – аларга театр сәнгатенең зур дөньясына юл ачкан кеше.

8 февральдә Михаил Борисовка 74 яшь тулган булыр иде.

“Сәнгать кешесенең хәтерен мәңгеләштерүнең иң яхшы ысулы — аның иҗади мирасын саклау. Михаил Борисов ярдәме белән бүген безнең театрда үз эшенең талантлы профессионаллары хезмәт итә. Биредә иң яхшы театр традицияләрен саклауларын аңлау сөендерә”, — дип фикерләре белән уртаклашты ТР мәдәният министры Ирада Әюпова.

Аның сүзләренчә, ике ел эчендә труппа тупланып өлгергән һәм бүген менә дигән нәтиҗә күрсәтә.

“Спектакль игелекле һәм уңай тәэсир калдыра. Ул хәзерге дөньяда бик аз булган хисләрне уята. Мин һәр татарстанлыга бу мавыктыргыч тарихка чумарга киңәш итәр идем”, — дип ассызыклады ул.

Үз чиратында, ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков “Созвездие-Йолдызлык” театрының республиканың яшьләр сәясәте үсешенә дә бәяләп бетергесез өлеш кертүен билгеләп үтте.

“Созвездие-Йолдызлык” арт-резиденциясе бүгенге көндә яшьләр арасында театр сәнгатенә ихтыяҗ зур булуын дәлилли. Яшь артистларыбызның осталыгын күрү рәхәт. Алар зур фидакарьлек күрсәтә, югары профессиональ дәрәҗәдә эшли. Бу –театр эшчәнлегенә катнашы булган барлык кешеләрнең зур хезмәте. Без исә, үз чиратыбызда, бу искиткеч хәрәкәткә һәрьяклап ярдәм итәчәкбез”, — дип сөйләде ул.

“Аршин мал алан” музыкаль комедиясендә дөрес күләмдә тарихи гаделлек һәм юмористик уйлап чыгарылган күренеш, классик Европа һәм милли Азәрбайҗан музыкасы традицияләре, мәхәббәт һәм хәйлә кушылган.

Сюжетны Узеир Гаҗибәков тормыштан алган. Борынгы традиция буенча көнчыгышта ата-аналар үз балаларына булачак хатыннарын яки ирләрен үзләре сайлаган. Өйләнешүче парлар, гадәттә, туйда гына танышкан.

Мондый хәл тарихның яшь һәм кыю геройлары — бай сәүдәгәр Әскәр һәм Солтанбәк кызы Гөлчахрага бер дә ошамый. Алар бу гореф-гадәткә каршы чыга.

Әскәр хәйләкәр план уйлап таба. “Аршин мал алан” (“аршинга товар сатып алучы”) сүзләрен кычкырган урам сәүдәгәре булып кыйланып, барлык йортларга да керә. Шулай итеп, хатын-кызлар һәм кызлар аның товарын сайлаганда, ул аларның йөзләрен күрә ала. Төп геройлар бер-берсенә нәкъ шулай гашыйк була.

Бу кичәдә тамашачылар “Созвездие-Йолдызлык” фестиваль хәрәкәтендә тәрбия узган, күнекмәләр алган Айдар Сөләйманов (Әскәр), Камилә Алескерова (Гөлчахра), Искәндәр Нуриҗанов (Солтанбәк — Гөлчахраның атасы) һәм башка бик күпләрнең искиткеч тавышлары белән сәхнәдә уенын бәяли алды.

29 мартта спектакль кабат Пушкин исемендәге мәдәни үзәктә куелачак.

 


Фикер өстәү