Кар өстендә ялангач сабыйны тапканнар

Уфада бер ир-ат сәрхуш әнисе ялангач килеш кар көртенә ыргыткан 1 яшьлек кызчыкны коткарган.

Кичен Станислав У. Вологодская урамындагы фатирында булган, дип яза NewsBash. Балконга чыккач, бала елавын ишетеп алган. Бу ни хәл икән, дип, энесе һәм дусты белән урамга чыгып карарга булган. Берничә йорт аша узгач, алар Роза Люксембург урамында юл кырыенда бер хатын-кызның чүмәшеп утыруын, янәшәсендә – кар көртендә ялангач баланың үксеп елап ятуын күреп алган.

Ир-егетләр кар өстендә елап ятучы туңган кызчыкны курткага төреп, кар көртләре, коймалар аша сикерә-сикерә, өйләренә “очкан”. Стас – ике бала атасы, өйгә кайтуга, сабыйны халатка төреп, ничек тә җылытырга тырышкан. “Ашыгыч ярдәм” чакырткан. Медицина хезмәткәрләре салкыннан бөтен тәне кып-кызыл булган кызчыкны туп-туры реанимациягә алып киткән. Ә исерек хатын-кыз, полиция бүлегенә китереп куйганчы, юл кырыенда утыра биргән.

Соңыннан ачыкланганча, әлеге хәсрәт ананың тагын 4 баласы бар икән. Кеше үтергән өчен хөкем ителгән булган. Хәзер ул ана хокукыннан мәхрүм ителгән.


Фикер өстәү