«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең җәйге иҗади сменасы башлана

«Созвездие-Йолдызлык» фестивале лауреатлары һәм җиңүчеләре Кырымга китә. Быел традицион җәйге иҗат сменасы 17 июльдән 8 августка кадәр узачак.

Татарстанның 23 муниципалитетыннан 210 йолдызчык өч атна Алушта шәһәренең «Сатера» балалар сәламәтләндерү лагеренда үткәрәчәк.

Бәхетлеләр арасында — «Капель» (Чаллы), «Яңа буын» (Чистай) вокаль студияләре, «Ибица» бию утравы» хореография коллективы (Түбән Кама), «Орфей» студиясе (Яшел Үзән), «Ак инеш» бию ансамбле (Актаныш авылы), “Шарм” шоу-театры (Казан), “Кама йолдызчыклары” үрнәк хореография коллективы катнашучылары (Балык Бистәсе) һәм башкалар.

Кырымның эссе кояшы астында Кара диңгез ярында балаларны бай программа көтә. Монда алар Фестиваль жюри әгъзаларының сизгер җитәкчелеге астында үз осталыкларын камилләштерүләрен дәвам итәчәк.

Н.Җиһанов исемендәге Казан консерваториясе профессоры, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина вокал осталыгының серләрен ачар.

ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры, РФ атказанган артисты, ТР халык артисты Раилә Гарипова, шулай ук «Дорога из города» бию театры җитәкчеләре, ТР атказанган мәдәният хезмәткәрләре Айрат һәм Лилия Баһаветдиновлар хореография сәнгатенең нечкәлекләре белән уртаклашачак.

«Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясенең сәнгать җитәкчесе, Татарстанның һәм Кырымның атказанган артисты Дмитрий Платонов, шулай ук «Эфир» телекомпаниясенең мәдәният бүлеге мөхәррире, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Дмитрий Пивоваров актерлык потенциалын ачуда ярдәм итәчәк.

Шулай ук программада төрле спорт һәм интеллектуаль чаралар өчен урын табылды. Балаларны квестлар, кичәләр һәм фильмнар карау көтә.

Һәрвакыттагыча, җәйге смена Кырымның истәлекле һәм тарихи урыннары буенча экскурсияләрсез үтми. Сменаны оештыручылар балаларның патриотик тәрбиясенә аерым игътибар биреләчәген билгеләп үтте.

Сәяхәтнең кульминацион мизгеле – ул зур бәйрәм концерты. Кара диңгез флоты җитәкчесе, адмирал Виктор Соколов чакыруы буенча 23 июльдә балалар герой-шәһәр Севастопольдә Кара диңгез Хәрби-диңгез флоты диңгезчеләре алдында чыгыш ясаячак.
“Легендар фестивальнең осталыгы, таланты һәм яшьлеге хәрби диңгезчеләр бәйрәмен бизәячәк дип ышанам”, — дип билгеләп үтте элегрәк Кара диңгез флоты җитәкчесе.
Бу көнне Кара диңгез флоты офицерлары йортында искиткеч җырлар һәм дәртле биюләр аша балалар Татарстанның күпмилләтле мәдәниятенең бөтен матурлыгын һәм күпкырлылыгын күрсәтәчәк.
Номерлар Совет һәм Россия композиторлары җырлары, популяр классик вокаль әсәрләрдән торачак.

Традицион җәйге иҗади смена Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән уза.

Исегезгә төшерәбез, «Созвездие-Йолдызлык» фестивале ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында уза.


Фикер өстәү