Татарстанның әйдәп баручы фестиваль хәрәкәтләренең зур гастроль туры Буада тәмамланды

Буада ачык һавадагы зур концерт белән Татарстанның “Созвездие-Йолдызлык” һәм “Наше время-Безнең заман” фестиваль хәрәкәтләрендә җиңүчеләр һәм лауреатларның гастроль туры тәмамланды. Тур Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән узды. Шулай ук ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган иде. Татарстанның яшь эстрада йолдызлары һәм талантлы эшләүче яшьләре үз тыңлаучыларына дөньяда яшәүче халыкларның күптөрлелеген күрсәтүче матур чыгышлар бүләк итте.

“Мондый искиткеч концерт өчен оештыручыларга һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәт белдерәм! Балалар бу чыгышларны түземсезлек белән көтә. Гастрольләр турының нәкъ менә бездә, Буада тәмамлануы – безнең өчен зур дәрәҗә”, — дип билгеләп үтте Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов.

Ике атна эчендә фестиваль хәрәкәтләрендә тәрбияләнүчеләр 19 матур концерт программасы бүләк итте. Гала-концертлар авыл мәдәният йортларында һәм республиканың зур шәһәрләре – Түбән Камада, Әлмәттә, Чистайда һәм Буада узды.

Өстәвенә, гастроль көннәрендә бер генә программа да ике тапкыр кабатланмады, ә һәр концертта 250-дән артык катнашучы чыгыш ясады. Сәхнәдәге иң яшь артистка биш яшь иде.

Бу юлы Татарстанның талантлары республиканың иң ерак районнарына да барып җитте. Алар беренче тапкыр Ютазы һәм Әгерҗе районнарында концертлар куйды.

Аларның чыгышларына төрле көннәрдә ГИТИС, Казан дәүләт консерваториясе, Казанның музыка һәм театр училищелары студентлары һәм аны тәмамлаучылар да кушылды. Алар арасында – “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең Гран-при иясе, La Scala (Милан) театры һәм Россиянең Зур театрының чакырылган солисты Рузил Гатин, Казан вокаль дуэты Инсаф Ганибаев һәм Миләүшә Ногманова, Яр Чаллы шәһәренең “ЛИК” балалар хореография студиясе, Зәй шәһәренең “Мирас” халык вокаль-хореографик ансамбле, Бөтенроссия эстрада артистлары конкурсының Гран-при иясе, Мәскәү театры актеры Алексей Родионов, җырчы һәм федераль театр проектлары актеры Михаил Урецкий, актер, җырчы, Халыкара конкурслар лауреаты Владимир Шнитко һәм башкалар.

“Без Татарстан сәхнәләрендә 20 еллык хезмәт нәтиҗәләрен күрүебезгә шат. Күп кенә талантлар зур сәхнә осталары булып үсеп җиткән. Минемчә, бу тур – уникаль күренеш. Республиканың хәтта иң ерак районнарында яшәүчеләр профессиональ дәрәҗәдә башкарылучы күпсанлы номерларны күрә алды. Безнең хәрәкәт талантларын республиканың алтын фонды дип атасам, бер дә ялгышмам”, — дип фикерләре белән уртаклашты Россия һәм Татарстанның халык артисты, Казан консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина.


Фикер өстәү