Мәгъзүм Сәлахов: Сайлауларның өч көн үтүе уңайлы

Татарстан Фәннәр академиясе Президенты Мәгъзүм Сәлахов башкаланың Катан тыкрыгында урнашкан Борис Кузнецов исемендәге кадетлар мәктәп-интернатында тавыш бирде.

— Һәр сайлаулар ул — гасырлардан килгән демократик җәмгыятьтә үз фикереңне белдерү. Мин һәрвакыт сайлауларга йөрим, — диде ул.

Аның фикеренчә,өч көнлек сайлаулар бик уңайлы. «Бу үз фикереңне белдерү, үз кандидатыңны сайлау өчен күбрәк мөмкинлек бирә. Төгәл көнендә килә алмасаң,башка көнне сайларга мөмкин», — диде Сәлахов.


Фикер өстәү