Алексей Песошин Россия Дәүләт Думасына сайлауда тавыш бирде

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирде.

Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Татарстан Хөкүмәте җитәкчесе Казанның 242нче сайлау участогында тавыш бирде.

Искәртик, бүген Россиядә VIII чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауның өченче — йомгаклау көне уза. Республикада 2,8 мең сайлау участогы эшли.


Фикер өстәү