Татарстанда Россия Президентын сайлауның икенче көне башлана

16 мартта бөтен Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, Президент сайлауларының икенче көне башлана. Иртәнге сигездә бөтен республикада 2767 сайлау участогы ачыла, алар 20.00 сәгатькә кадәр эшли.

Республикада 3 млн чамасы кеше сайлау хокукына ия. Сайлауның беренче көне, 15 март, нәтиҗәләре буенча, Татарстанда тавыш бирүгә 37,7 процент сайлаучы килгән, Россиядә — 35,48 процент.

Сайлау участогы урынын «Дәүләт хезмәтләре» порталында яки Россия Үзәк сайлау комиссиясе сайтында белеп була.

Тавыш бирүдә катнашучылар өчен фотобәйге үткәрелә. Көн саен республикада Lada Vesta машинасын уйнаталар, якшәмбе көнне иң креатив фото авторларын ачыклыйлар, аларга махсус приз биреләчәк.

16 һәм 17 мартта Казанның ерак районнарында яшәүчеләргә сайлау участокларына килү мөмкинлеген тудыру өчен өстәмә автобуслар була.

Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр үткәрелә, быел ул 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауда 4 кандидат — Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин (үзен-үзе тәкъдим итүче) катнаша.

/Татар-информ


Фикер өстәү