Татарстанда киләчәктә читтән торып, электрон тавыш бирү мөмкинлеге булачак

Татарстанда киләчәктә читтән торып, электрон тавыш бирү мөмкинлеге булачак. «Техник яктан без моңа әзер. Әмма мондый системаның уйлап бетерәсе яклары бар әле. Җәмәгатьчелек белән дә фикер алышырга кирәк», – диде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Министрлар Кабинетында узган очрашуда журналистларга узган атнада булган сайлау нәтиҗәләре турында сөйләделәр. Дөрес, барысын да түгел. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе тавыш бирү нәтиҗәләрен әле дүшәмбе көнне үк игълан итсә дә, саннар һәм процентларның рәсми рәвештә раслануы кирәк. Россия Үзәк сайлау комиссиясе утырышы бу атна ахырында узар дип көтелә. Шуңа күрә Андрей Кондратьев Татарстаннан Дәүләт Думасына ничә кеше сайланганы һәм булачак депутатларның исемнәрен әйтмәде. Ә менә республика парламентына өстәмә сайлауда кемнәр җиңгәне төгәл билгеле. 15 нче Азино бер мандатлы округында сайлаучыларның 55,01 процент тавышын җыеп, Эмиль Хөснетдинов җиңгән. Сайлауга барлык халыкның 57,9 проценты килгән. 24 нче Студентлар бер мандатлы округында исә сайлаучыларның 63,6 процент тавышын җыеп, Ренат Сибгатуллин җиңгән. Биредә сайлауга барлык халыкның 87,2 проценты килгән. Нәтиҗәләрне Үзәк сайлау комиссиясе утырышында да расладылар.

Журналистлар белән очрашуда Андрей Кондратьев тавыш бирүнең ничек оештырылуына бәя бирде. Барыннан да бигрәк сайлауның тыныч һәм имин шартларда узуын әйтте. Билгеле булганча, иң элек участокларга килгән халыкның сәламәтлеген кайгырттылар. Ул гына да түгел, 848 урында коронавирус һәм гриппка каршы прививка ясату мөмкин иде. Әлеге мөмкинлектән 24 меңнән артык кеше файдаланган. «Кызыл зона»ларда дәваланучы 298 кеше тавыш биргән.

Татарстанда 40 меңнән артык кеше «Мобиль сайлаучы» системасы аша үзенә уңайлы урында кандидатларга карата фикерен белдергән. Үзәк сайлау комиссиясе оештырган «кайнар линия»гә 400дән артык мөрәҗәгать килгән. Күбесе тавыш бирүне оештыруга бәйле булган. Әйтик, читтән торып электрон тавыш бирү бездә кайчан булачак?

– Мәскәүдә, әйтик, андый тавыш бирүнең нәтиҗәләре гадәтиеннән соңрак ачыкланды. Ни өчен? Чөнки күп кеше яңадан тавыш биргән. Бер караганда, яхшы мөмкинлек. Икенче яктан, өстәмә мәшәкать китереп чыгара. Мин үзем дә әлеге системага өченче тапкырдан гына теркәлә алдым. Ни өчен Россия чит илләрдә сайлау участоклары ача? Читтән торып электрон тавыш бирү дә оештырып булыр иде бит. Чөнки бу системага һөҗүм ясалмас, зыян салынмас дип беркем дә әйтә алмый. Хәтта безнең сайлау комиссиясе сайтына да һөҗүм итәләр. Кыскасы, уйлап бетерәсе яклары бар әле, – диде Андрей Кондратьев. – Шуңа күрә бу мәсьәләдә бераз сабыр итеп дөрес эшләдек дип уйлыйм. Барысын да җентекләп карап чыгарга кирәк. Ә техник яктан әзер без. Якын арада республикада андый мөмкинлек булыр дип уйлыйм. Әмма бу мәсьәләдә бөтен җәмәгатьчелек белән фикер алышырга кирәк әле. Республикада гадәти тавыш бирү дә беркая китмәячәк. Электрон тавыш бирү аны алмаштыра алмаячак.


Фикер өстәү