Сайлауда беренче тапкыр тавыш бирүчеләрне бүләкләр көтә

Агач төбенә утырып түгел, автобуста, бина эчендә, чатырда сайлыйсы. 11 – 13 сентябрьдә узачак сайлауда катнашу үзенчәлекләре турында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев аңлатты.

Ул «Московский» үзәгендә урнашкан 165 нче номерлы сайлау участогы мисалында сентябрь сайлавы алдыннан матбугат вәкилләре өчен үзе экскурсия оештырды. Кайда, нәрсә, ничек? Халыкка җиткерәсе сүзләр шактый.

– Асылда 1 июльдәге илкүләм тавыш бирү көнендә тәкъдим ителгән таләпләрне көзге сайлауда да калдырачакбыз, – ди Андрей Кондратьев. – Сайлау участокларында эшләүчеләргә битлек-пирчәткәдән булу – мәҗбүри, ә халык пирчәткәдән киләме-юкмы – үзе хәл итә. Битлек кию таләбе аларга да кагыла. Әлбәттә, пирчәткә кияргә дә киңәш итәбез. Бу бит – башкаларга карата хөрмәт күрсәтү дә. Карантин безне үзебезнең һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең сәламәтлегенә башкача карарга мәҗбүр итте. Кеше сайлау участогында биш минуттан артык тормый. Пирчәткә кимәсәләр, кулларын антисептик белән эшкәртергә сораячакбыз.

Гражданлык бурычын үтәргә килүчене медицина хезмәткәре каршы ала. Ул кешенең температурасын үлчи, шәхси саклану чаралары җыелмасы тәкъдим итә. Шуңа да битлек-пирчәткә өйдә калса, борчыласы түгел – сайлау участокларында алар һәркемгә җитәрлек. Аннан дезинфекцияләүче келәмнән узып, сайлау участогы комиссиясе әгъзалары янына үтәсе. Идәндә махсус күрсәткечләр бар – берәү дә адашып, кая барыйм, дип аптырап йөрмәячәк. Паспортны кулдан-кулга бирү дә булмаячак. Дистанция саклап, билгеле бер аралыктан паспортны ачып күрсәтү сорала.

Сайлау көнне беренче тапкыр мондый вакыйгада катнашучыларны күңелле хәбәр көтә.

– Сайлауга тәүге тапкыр килүчеләр стресс кичерми түгел, алар борчыла. Дөрес урынга килдемме, ничек тавыш бирәсе, көтәләрме мине? Бик гади тоелса да, һәрберебез тантаналы дулкынлану тоя инде. Шуңа да быел беренче тапкыр тавыш бирүче һәр сайлаучыга почта аша аерым чакыру кәгазе юллаячакбыз. Алар бездә – 7405 кеше, – дип сөйләде Андрей Кондратьев. – Беренче тапкыр сайлаучыларга истәлеккә магнит та биреләчәк. Тавыш бирүнең беренче көне тантана булып гомергә истә калыр дип өметләнәбез.

Сайлау көне туган көннәренә туры килгәннәргә дә бүләкләр булачак дип ышандырдылар, әмма әлегә нәрсә бирәселәрен әйтмиләр. Мондыйлар Татарстан буенча 305 кеше икән.

Участоктан тыш сайлау да мөмкин булачак. Андрей Кондратьев әйтүенчә, республиканың Үзәк сайлау комиссиясе 1 сентябрьгә кадәр өйалды территориясендә сайлау өчен мәйданчыклар билгелиячәк. Монда тавыш бирү кабиналарын кую мәҗбүри булачак. Шунысы да бар: өйалды участоклары һава торышы уңай торган очракта гына эшләячәк. Биредә дә волонтерлар каршы алачак, температура үлчәячәкләр. Илкүләм тавыш бирү көнендәгечә автобусларда да сайлау мөмкинлеге калачак. «Агач төбендә тавыш бирүне рөхсәт итмибез!» – дип катгый әйтте Андрей Кондратьев.

Участокларны әзерләү белән беррәттән бюллетеньнәр чыгарту эше дә бара. 28 августта бюллетеньнәр хокук саклау органнары хезмәткәрләре тарафыннан республиканың 65 территориаль сайлау участоклары буенча таратылачак. Сайлаучылар аеруча күп булган урыннарда Сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплекслары (КОИБ) урнаштырганнар. Алар өчен махсус 98 мең данә бюллетень бастырылган. Республика буенча барлыгы 43 шундый җиһаз биреләчәк, шуның 18ен Казанда урнаштырачаклар.

Камералар кую мәсьәләсенә килгәндә, Андрей Кондратьев фикеренчә, хәзер моңа ихтыяҗ да юк. Участокларда күзәтүчеләр эшли бит. «Аларның кулында телефон бар. Бу – иң нәтиҗәле күзәтү. Мин хәтта бөтен Россия дәрәҗәсендә дә тавыш бирүгә бәйле сорауларның видеокүзәтү камералары буенча каралуын күрмәдем: барысы да күзәтүчеләр язмалары буенча эшләнде. Бу –яңа тренд», – ди ул.

Чулпан Гарифуллина

 


Фикер өстәү