Рөстәм Миңнеханов Татарстан икътисадын торгызу өчен барлык чараларны да кулланырга өндәде

Коронавирус пандемиясе сәбәпле кертелгән чикләү чаралары эшмәкәрлеккә тискәре йогынты ясап, Татарстан бюджетына күчкән салым күләме сизелерлек кимүгә китергән.

Шуңа күрә Татарстан икътисадын яңадан торгызу өчен барлык чаралардан да файдаланырга кирәклеге хакында әйтте Рөстәм Миңнеханов төбәкнең зур предприятиеләре җитәкчеләре катнашындагы киңәшмәдә.

«Җиде айда республика бюджетына күчкән салым һәм салым булмаган керемнәр күләме, узган елның шул чоры белән чагыштырганда 20,3 процентка яки 34,2 миллиард сумга кимеп, 134 миллиард сум тәшкил итте», — диде Миңнеханов.

Узган җиде айда сәнәгатьнең кайбер төп тармаклары буенча (нефть чыгаруда — 10,8, нефть химиясендә — 4,9, машина төзелешендә — 9,4 процентка) үсеш кимегән. Ә нефть эшкәртүдә — 13,9, азык-төлек сәнәгатендә 18 процентка үсеш сизелгән. 2020 елда төзелеш эшләренең гомуми күләме узган елгы күрсәткечләргә карата — 99,2, ваклап сәүдә итүнең гомуми күләме 92 процент тәшкил иткән.

Икътисадны торгызу өчен барлык чараларны да кулланырга һәм моны бурыч итеп кабул итәргә кирәклеге хакында әйтте Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү