Рөстәм Миңнеханов «Ел җитәкчесе» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләде

Бүген «Корстон» КСККда (Казан) «Ел җитәкчесе-2023» республика иҗтимагый конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы узды.

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Тантанада шулай ук Татарстаннан РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы депутатлары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, ТР Рәисе  һәм ТР Министрлар Кабинеты Администрацияләренең җаваплы хезмәткәрләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, директорлар корпусы ветераннары, ММЧ вәкилләре катнашты.

Тантана башында узган елның төп икътисадый нәтиҗәләре һәм вакыйгалары турында фильм күрсәтелде.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җыелганнарга сшламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул кыскача 2023 елга йомгак ясады, 2024 елга төп бурычларны билгеләде, республиканың директорлар корпусының социаль-икътисадый үсеш мәсьәләләрен хәл итүгә керткән өлешен билгеләп үтте һәм, эшләрендә уңышлар, сәламәтлек, гаилә иминлеге теләп, барысын да Яңа ел белән котлады.

«Яңа ел алдыннан без гадәттәгечә республиканың әйдәп баручы предприятиеләре һәм эре республика оешмалары җитәкчеләре, хакимият һәм җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашабыз һәм «Ел җитәкчесе» конкурсына йомгак ясыйбыз, — диде Рөстәм Миңнеханов. — Хезмәт коллективларына һәм аларның җитәкчеләренә Татарстан икътисады үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Быел без төп күрсәткечләр буенча уңай динамиканы саклап калдык: тулаем төбәк продукты күләме беренче тапкыр 4 триллион сумнан артып китәчәк. 102,8% үсеш белән, төяп җибәрелгән продукция күләме 4,5 трлн сум тәшкил итәчәк, ИПП  — 102,4 %, инвестицияләр күләме 1 трлн сум тәшкил итәчәк.республиканың уңышлы үсеше Россия Президенты Владимир Владимирович Путинның, ил Хөкүмәтенең һәрьяклап ярдәменә бәйле. Икътисадның тотрыклы үсешен, беренче чиратта, сәнәгатьнең әйдәп баручы тармаклары нефть-газ химиясе, машина төзелеше, энергетика тәэмин итә. Быел без әлеге тармакларда әһәмиятле проектлар эшләтеп җибәрдек».

ТР Рәисе искәрткәнчә, быел кайбер предприятиеләр истәлекле даталарны билгеләп үтте: Дары заводына 235 ел; «Позис» заводына 125 ел, «Вакууммаш» предприятиесенә 80 ел, Электромеханика заводына 75 ел, Казаноргсинтезга 65 ел, «Ремдизель»гә 45 ел, ТАИФ-НКга 25 ел. Шулай ук нефтьчеләр нефтьне сәнәгатьтә эшкәртүгә 80 ел тулуны билгеләп үттеләр.

«Бу вакыйгалар — хезмәт коллективларына аларның эше өчен рәхмәт белдерү һәм республика казанышларына нигез салган хөрмәтле ветераннарыбызга рәхмәт әйтү өчен күркәм сәбәп. Бик зур рәхмәт сезгә! Армия өчен заманча корал һәм техника китереп торуны арттыру һәм җитештерү куәтләрен модернизацияләү буенча оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре зур эш алып бара. Предприятие коллективларына фидакарь хезмәтләре һәм оборона сәләтебезгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерәсем килә», — диде Рөстәм Миңнеханов.

«Илебез күп тапкырлар авыр сынауларга тап булды, шулай да без һәрвакыт чакыруларны лаеклы кабул иттек һәм халык бердәмлеге аркасында җиңүче булып чыктык. Бүген якташларыбыз бу традицияләрне уңышлы дәвам итәләр, тылда да, алгы сызыкта да батырлыклар күрсәтәләр. Күпләр хәрбиләргә шәхси ярдәм күрсәтә. Моның өчен сезгә рәхмәтемне белдерәсем килә. Сезге олы рәхмәтемне белдерәм!»,- диде ТР Рәисе.

Ул искәрткәнчә, хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм итү өстенлекле бурыч булып кала. «Яңа ел алдыннан һәр җитәкчедән аерым игътибар бирүне һәм хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтүне сорыйм», — дип ассызыклады ул.

Азык-төлек иминлеген тәэмин итү дә мөһим бурыч булып тора. «Авыр хәлгә карамастан, безнең аграрийлар 3,6 млн тонна ашлык уңышы җыя алдылар һәм икенче ел рәттән 2,1 млн тоннадан артык сөт савып алуны тәэмин итә алдылар. Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренә – авыл хезмәтчәннәренә — тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул Россия Президенты Владимир Путин һәм ил Хөкүмәте ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган колачлы инфраструктура проектларына аерым тукталды.

«Узган атнада без М-12 «Мәскәү – Казан» тизйөрешле автомобиль юлы буенча Идел елгасы аша күпер белән хәрәкәтне башлап җибәрдек. Түбән Кама һәм Чаллыны урап үтеп, Кама аша күпере белән М-7 федераль юлы, Шәле -Баулы-Алексеевское участогы Әлмәт автомобиль юлы төзелеше дәвам итә. Шулай ук Казан агломерациясендә очыш трассалары төзелә. Без аларны билгеләнгән срокларда уңышлы тәмамларбыз дип ышанам», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул искәрткәнчә, әлеге проектларны гамәлгә ашыру М-5, М-7 һәм М-12 мөһим федераль трассаларны бер төендә тоташтырырга мөмкинлек бирәчәк. Бу Татарстан үсеше өчен яңа мөмкинлекләр һәм өстенлекләр бирәчәк. Тулаем алганда, республиканың барлык районнарында юл төзелеше буенча чаралар алып барыла. Быел бу максатларга 180 млрд.сумнан артык акча юнәлтелгән, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

«Гражданнарыбызның тормыш сыйфатын яхшырту максатыннан без илкүләм проектларны, дәүләт һәм республика программаларын гамәлгә ашыруны дәвам итәбез. Алар кысаларында 2023 елда 4 меңнән артык объект төзелгән һәм ремонтланган. Бу максатларга барлыгы 126 млрд. сум бүлеп бирелде. Шулай ук өченче ел рәттән төзүчеләр республика өчен рекордлы күләмдә – 3 млн. кв. метрдан артык торак гамәлгә кертәләр»,-дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов. Ул киләсе елда республика программаларын гамәлгә ашыру тулы күләмдә дәвам итәчәк, дип ышандырды.

Ахырда Рөстәм Миңнеханов конкурс лауреатларын тагын бер тапкыр котлады һәм нәтиҗәле эшләре өчен барысына да рәхмәт белдерде. Татарстан үзенең уңышлары һәм казанышлары белән күп яктан нәкъ менә сезгә бурычлы, дип ассызыклады ул һәм нык сәламәтлек, нәтиҗәле эш һәм куелган максатларга ирешүне теләде.

Аннары Рөстәм Миңнеханов иң лаеклы татарстанлыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да чыгыш ясады.


Фикер өстәү