Фәрит Мөхәммәтшин Россия сенаторлары һәм Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашу уздырды

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстаннан сайланган РФ сенаторлары һәм Дәүләт Думасы депутатлары белән киңәшмә үткәрде.

Татарстан Рәисенең Дәүләт Советына еллык Юлламасы алдыннан парламентта узган киңәшмәдә 2024 елга, 2025 һәм 2026 елларның план чорына республиканың социаль-икътисадый үсешен һәм берләштерелгән бюджетын фаразлауның төп юнәлешләре, шулай ук республика икътисадына федераль акчаларны җәлеп итү мәсьәләләре турында сөйләштеләр.

«Санкцияләргә карамастан, без республикабызның күптармаклы икътисадының халык хуҗалыгының барлык юнәлешләрен дә саклап калдык, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Авыл хуҗалыгы секторы уңышлы эшли, Татарстан тулаем сөт саву буенча беренче урында тора».

Киңәшмәдә Татарстанның 2024-2026 елларга социаль-икътисадый үсешен фаразлауның төп юнәлешләре турында Премьер-министр урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сөйләде. 2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына республиканың берләштерелгән бюджеты фаразын депутатларга финанс министры Радик Гайзатуллин җиткерде.

Фикер алышу барышында парламентарийлар мәгариф учреждениеләрен (мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын) капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыруга, шулай ук республика территориясендә ислам банкингын кертүгә кагылышлы берничә мәсьәләне күтәрде. 1 сентябрьдән Россия Үзәк банкы илнең дүрт төбәгендә, шул исәптән Татарстанда да ислам банкингы буенча пилот проектны башлап җибәрде. «Безнең төп бурыч – ислам финансларын бертигез дәрәҗәдә куллану», – диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Фәрит Мөхәммәтшин республиканың закон чыгару инициативаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә аерым тукталды. Хәзерге вакытта Россия парламентының түбән палатасында Татарстаннан алты закон чыгару инициативасы карала. Дәүләт Советы Рәисе сенаторларны һәм Дәүләт Думасы депутатларын закон инициативаларын алга алып бару мәсьәләсен контрольгә алырга, ә республика парламентының профильле комитетлары рәисләрен Дәүләт Думасы комитетлары белән эшне активлаштырырга чакырды.

Россия Федераль Җыенына сайланган Татарстан вәкилләре белән очрашулар традициягә әверелде. Республикада 17 эшче төркем эшли, аларның һәрберсен тармак өчен җаваплы булган депутат җитәкли. Эшче төркемнәр составына шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре керә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча эшче төркемнәр эшчәнлегенә гомуми җитәкчелек һәм координацияләүне Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин башкара.

Эшче төркемнәр эшчәнлегенең төп юнәлешләре – илкүләм проектларда һәм дәүләт программаларында катнашу аша Татарстан икътисадына федераль акчалар җәлеп итү, республиканың закон чыгару инициативаларын алга сөрү, гражданнарның наказларын гамәлгә ашыру буенча эшләр башкару.


Фикер өстәү