Татарстанда 2024 елга яшәү минимумы күләме билгеле

Татарстанда киләсе елга яшәү минимумы күләме расланган. Республика Премьер-министры Алексей Песошин бу җәһәттән карарга кул куйган.

Республикада җан башына яшәү минимумы күләме 12 966 сум тәшкил итәчәк. Алдагы елдагыга караганда 747 сумга күбрәк бу. Эшләүчеләр өчен ул 14 133 сум, пенсионерлар өчен – 11 151 сум, балалар өчен – 12 577 сум тәшкил итәчәк.

Исегезгә төшерәбез: моңа кадәр Татарстанда 2024-2026 елларга социаль түләүләр күләмен билгеләделәр. Биредә сүз Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм хезмәт ветераннарына, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар һәм ятим балалар, шулай ук сәяси репрессияләр корбаннарына субсидияләр турында бара.


Фикер өстәү