Дәүләт Думасы 2024-2026 елларга исәпләнгән бюджетны кабул итте

Дәүләт Думасы 2024 елга һәм 2025-2026 елларның план чорына федераль бюджет турындагы законны өченче, соңгы укылышта кабул итте. Бу хакта Федераль Җыенның түбән палатасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Закон проектын 325 депутат хуплады, 81 парламентарий аны кабул итүгә каршы булды. Тавыш бирүдән тыелып калган депутатлар булмады, дип искәртә РИА Новости агентлыгы.

2024 елда дәүләт бюджетының керемнәре – 35 триллион сумнан артык, 2025 елда – 33,5 триллион сумнан артык, 2026 елда 34,1 триллион сумга якын булачак. Үз чиратында, чыгымнар 36,7 триллион сум тирәсе, 34,4 триллион сумга якын һәм 35,6 триллион сум чамасы тәшкил итәчәк.

Бюджетның балансын саклау өчен 2024 елда ил Хөкүмәте 1,3 триллион сум күләмендә Илкүләм иминлек фонды акчаларын файдаланачак.

«Кыенлыкларга карамастан, без үсеш бюджетын, санкцияләргә каршы тору бюджетын кабул итәбез», — дип искәртте Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин. Моңа кадәр ул сынауларны җиңү, илне үстерү һәм социаль йөкләмәләрне тәэмин итү — бюджет проектының максаты һәм бурычлары дип белдергән иде.

РФ финанс министры Антон Силуанов элегрәк билгеләп үткәнчә, 2024 елга исәпләнгән бюджет, саклануга чыгымнарның артуына да карамастан, хәрби бюджет түгел. «Әйе, хәрби юнәлешкә чыгымнар артты, әмма бюджет чыгымнарында социаль мәсьәләләр өстенлекле юнәлеш булып кала», — диде ул.

 


Фикер өстәү