КПРФ фракциясе республика бюджеты турындагы закон проектына 100дән артык тәкъдим әзерләгән

Татарстан парламентында узган матбугат очрашуында КПРФ фракциясе әгъзалары 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына республика бюджеты турында закон проектына бәйле эшчәнлекләре хакында сөйләделәр. Журналистларның сорауларына КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов һәм Дәүләт Советы депутаты, КПРФ фракциясе әгъзасы Фәдбир Сафин җавап бирде, дип хәбәр итә Дәүләт Советының матбугат хезмәте.

Хафиз Миргалимов хәбәр иткәнчә, Дәүләт Думасында КПРФ фракциясе киләсе өч елга федераль бюджет турында закон проектын беренче укылышта караганда аңа каршы тавыш биргән.

2024 елга һәм 2025-2025 еллар план чорына республика бюджеты проектын анализлап, фрация җитәкчесе республика бюджетының керем өлешен формалаштыруны һәм чыгымнар белән идарә итүне камилләштерү мәсьәләләренә аерым тукталды. Аерым алганда, Хафиз Миргалимов социаль өлкәдәге проблемаларга һәм хезмәт хакы мәсьәләләренә игътибар итте.

Депутат Фәдбир Сафин, Татарстан Хөкүмәте тарафыннан республика бюджеты турындагы закон проекты сыйфатлы әзерләнгән, аерым юнәлешләргә игътибарны көчәйтергә кирәк дигән фикердә. Аның сүзләренчә, торак-коммуналь хуҗалык системасы һәм шәһәр төзелеше сәясәтен гамәлгә ашыру буенча күп кенә мәсьәләләр чишелмичә кала. Аерым алганда, яңа төзелә торган микрорайоннарда һәм Казанның бистәләрендә мәктәпләр, балалар бакчалары, поликлиникалар, мәдәни үзәкләр кебек социаль объектларга кытлык күзәтелә.

Журналистларның сорауларына җавап биреп, депутатлар КПРФ фракциясенең республика бюджеты турындагы закон проектына йөздән артык тәкъдим әзерләвен билгеләп үттеләр.


Фикер өстәү