Уфа коткаручылары моңарчы күрелмәгән хәлгә тап булган: аларга куллары богауланган баланы коткарырга туры килгән. Баксаң, үсмер дусты белән пиратлар булып уйнаган икән.
Дусты аның кулына богау кидергән. Кидерүен-кидергән, тик беркем дә салдыра алмаган. Бу хакта “Башинформ” төбәкнең гражданнарны саклау идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
Коткаручылар, богауны салдырып, 14 яшьлек “пиратны” “әсирлектән” коткарган. Балага медицина ярдәме кирәк булмаган.