Лаеш районында төзеләсе курортта елына 620 мең турист көтәләр

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Лаеш районы территориясендә ел әйләнәсе эшли торган «Казан марина» курорты проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Хөкүмәт Йортында узган очрашуда Туризм.РФ корпорациясе вәкилләре һәм потенциаль инвесторлар катнашты.

«Без моны эчке туризмны үстерүгә юнәлдерелгән бик перспективалы проект дип саныйбыз. Безнең республикада искиткеч климат, кунакчыллык инфраструктурасы яхшы үсеш алган. «Казан марина» проектын гамәлгә ашыру Татарстанга туристлар агымын тагын да арттырырга ярдәм итәчәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Быел сентябрь башында Туризм.РФ корпорациясе Рөстәм Миңнехановка һәм Корпорация Директорлар советына «Казан марина» туризм территориясен комплекслы үстерү мастер-планын тәкъдим итте. Җир кишәрлекләре, транспорт белән тәэмин итү һәм туристлар агымы анализланды, проектның шәһәр төзелеше концепциясе һәм тәэмин итүче инфраструктура объектлары исемлеге эшләнде, фирма стиле, дизайн-код булдырылды һәм ел әйләнәсе булачак курортка идарә итү моделе билгеләнде.

Яхта маринасы Идел һәм Кама акваториясендә ел әйләнәсе булачак курортны үстерү өчен төп объект итеп билгеләнгән. Аны проектлау һәм төзи башлау – проектны комплекслы гамәлгә ашыруның старты. Татарстан Рәисенә әлеге объектның потенциаль инвесторы тәкъдим ителде, ул Идел буенда тулы цикллы беренче яхта маринасын ясый башлаячак.

Булачак курорт төбәк һәм бөтен округ кунакларын тарту урыны булачак. Инвестицияләрнең гомуми күләме 18 млрд сумнан артык тәшкил итәчәк, 2 меңгә якын яңа эш урыны булдырылачак. Курорт проект куәтенә чыкканнан соң туристлар агымы елына 620 мең кешегә җитәр дип фаразлана.


Фикер өстәү