Илназ Минвәлиев: «Улымны йөргән кызы елап озатып калды»

Татарстанның атказанган артисты Илназ Минвәлиевның төпчек улы Ильяс армиягә киткән. Бу хакта җырчы «Интертат» хәбәрчесенә үзе хәбәр иткән. 

«Улыбызның армиягә баруына чын күңелдән сөендек! Минем үземә хезмәт итәргә туры килмәде. Сәламәтлек буенча да, беренче улыбыз «кояшлы» бала булганга да алмадылар. Уртанчы улыбыз астма белән авырганга бара алмаган иде. Шуңа күрә Ильясны алуларына, сау-сәламәт булуына бик шат булдык. Мин аны инде 5 яшендә үк спортзалга илтеп куйдым, тхэквондо белән шөгыльләнде. Мәктәптә укыганда да бик актив булды. Спорт ягыннан да, иҗат ягыннан да сынатмады», – ди Илназ Минвәлиев.

Фото: © Илназ Минвәлиевның шәхси архивыннан

Ильяс быел гына мәктәпне тәмамлаган.

«Югары уку йортына укырга махсус кертмәдем, чөнки армиягә бармый кала иде. Вакыт узган саен армиягә барасы килми башлый бит ул. Үзе дә уйлап та тормыйча: «Әти, армиягә китәм», – диде.

Ильяс хәзер үк әзер солдат ул, минем барлык балалар да шундый. Без балаларны жәлләп тәрбияләмәдек, тәпи йөри башлау белән эшләп үстеләр. Авылдагы себерке җыю, утын яру, бәрәңге утырту, бакча казу кебек эшләр барысы да алар өстендә булды. Мин гастрольләрдә вакытта хатын да тик тотмады аларны. Безнең үзебезне дә әти шулай итеп тәрбияләде», – диде җырчы.

Фото: © Илназ Минвәлиевның шәхси архивыннан

Илназ Минвәлиев улы өчен бер дә борчылмавын әйтте.

«Улым минем нык, спортчы бала. Аңа армиядә авыр булмаячак. Менә хәзер озатканда карап торам, сумка да күтәрә алмый торган хәлсез балалар да китә. Минеке, әйтүемчә, әзер солдат.

Матур теләкләр теләп, бөтен гаиләбез, туганнарыбыз белән озатып калдык. Менә шунысы иң зур бәхет. Ике бертуган абыйсы, апалары, жизниләре, минем туган абыйлар килде. Зурлап, озату мәҗлесе үткәрдек.

Фото: © Илназ Минвәлиевның шәхси архивыннан. Җырчының уллары Алмаз, Ильяс, Салават

Йөргән кызы да елап озатып калды. Үземне Ильяс урынына куеп карыйм да – иң авыр минутлары да шул инде ул армиягә китүнең. Әмма Ильяс сер бирмәде: «Елама, кайтам бит мин», – генә диде. Минем малайлар кырысрак ул якка, үзем «хатын-кыз өчен еларга ярамый», «хатын-кызны тыңла, үзеңчә эшлә» дип үстердем», – дип сөйләгән җырчы.

Ильяс Оренбург өлкәсендәге хәрби-космик оборона гаскәрләре сафында хәрби хезмәт итәчәк.

Фото: © Илназ Минвәлиевның шәхси архивыннан

 


Фикер өстәү