Татарстан Рәисе һәм Туризм.РФ корпорациясе җитәкчелеге «Казан марина» проекты турында фикер алыштылар

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Туризм корпорациясе генераль директоры Сергей Суханов Идел буенда ел әйләнәсе уникаль «Казан марина» курортын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Татарстан Рәисе Мәскәүдә эш сәфәрендә.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, «Казан марина» проекты республика өчен туризм һәм кунакчыллык индустриясен үстерү ягыннан зур әһәмияткә ия һәм төбәккә туристлар агымын арттыруга ярдәм итәчәк.

Сергей Суханов Рөстәм Миңнехановка проектта шәхси катнашуы һәм игътибары өчен рәхмәт белдерде һәм туризм территориясен комплекслы үстерү барлык ярдәм чаралары, финанслау мөмкинлеге, тәэмин итүче инфраструктура булдыру ярдәмендә тәэмин ителәчәк, дип билгеләп үтте.

Булачак «Казан марина» курорты өстенлекле инвестиция проекты дип танылды, бу проектны гамәлгә ашырганда инвесторларга өстәмә ташламалар бирергә мөмкинлек булачак. Төп ярдәм чаралары, шул исәптән ташламалы кредитлау, тәэмин итүче инфраструктура төзелешен субсидияләү проектны нәтиҗәле гамәлгә ашыруны тәэмин итәчәк. Төбәк икътисады 1зур нәтиҗә алачак — 900 яңа эш урыны булдырылачак.

«Казан марина» комплекслы проекты Татарстанда яңа туристларны җәлеп итүче магнит һәм соңгы 30 елда төзелгән беренче үзәк булачак. 72,8 гектар мәйданда төрле категориядәге кунакханә объектлары белән тугыз инвестиция лоты төзү планлаштырыла, аларның номерлар фонды 1 250 номер. Курорт «Бөек Идел юлы» төбәкара туризм маршруты үзәкләренең берсе булачак.

Элегрәк «Казан марина» комплекслы туризм проектының мастер-планын РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко рәислегендә узган «Туризм.РФ корпорациясе» Директорлар советы утырышында хупланган иде.


Фикер өстәү