18 сентябрь көне тарихта ниләр белән истә калды?

Бөтендөнья суны мониторинглау көне

2003 елдан бирле дөньяда суның сыйфатын мониторинглау көне билгеләп үтелә. Американың Чиста су фонды инициативасы белән гамәлгә куелган экологик бәйрәм планетадагы су ресурслары проблемалары турында җәмгыятькә хәбәр итү дәрәҗәсен арттыруга һәм аны пычратудан саклау эшендә катнашуга юнәлдерелгән.

Кызыл армиядә «гвардия часте» исеме кертелә

Карар Ельнин операциясе уңышлы тәмамлаганнан соң Югары башкомандующий тарафыннан кабул ителә. Бу исем Бөек Ватан сугышында аеруча нәтиҗәләргә ирешкән хәрби частьларга, корабларга һәм берләшмәләргә бирелә.

Бөек Ватан сугышы вакытында бу мактаулы исем 11 гомумхәрби һәм 6 танк армиясенә, 40 укчы, 7 кавалерия, 12 танк, 9 механикалаштырылган һәм 14 авиация корпусына, 215 дивизиягә, 200 гә якын бригадага, 10 хәрби катер дивизионнарына, 40 тан артык хәрби корабльгә һәм Хәрби көчләрнең төрле частьларына бирелә.

Бу традиция хәзер дә дәвам итә. Россия армиясе һәм флотының 100 дән артык хәрби часте һәм кушылмалары «гвардияче» дигән мактаулы исемгә ия.

Кол Шәриф мәчетенә бүләк

2002 елда Иран Ислам Республикасының Россиядәге Илчелегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә зур бүләк тапшыру тантанасы уза.Анда Кол Шәриф мәчете өчен 2000 квадрат метрдан артык зурлыктагы бөтен дөньяга билгеле фарсы келәмнәрен бүләк итәләр.

Халыкара хезмәт өчен бертигез түләү көне

2019 елда БМОның Генераль Ассамблеясе резолюциясе белән билгеләнгән истәлекле дата. 1951 елда Халыкара хезмәт оешмасы ир-атлар һәм хатын-кызларга хезмәт өчен тигез түләү турында Конвенция кабул итә. Шулай да бүген хатын-кызлар ир-атларга караганда азрак ала. Дөньяда хезмәт өчен түләүдә гендер аермасы 20-30% тәшкил итә.

«The New York Times»

172 ел элек (1851) «The New York Times» ның беренче номеры чыга. Газета New-York Daily Timesисеме астында чыга башлый. Басманың хәзерге атамасы 1857 елда барлыкка килә.

1896 елда басманы нәшир Адольф Окс сатып ала, ул газетаның слоганын уйлап таба: «Бездә бастырырга мөмкин булган барлык яңалыклар бар». Окс «The New York Times» ны мәгълүмати дан түбәсенә алып килә. Аның көндәлек тиражы 876,6 мең данә тәшкил итә.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү