18 август тарихта  ниләр белән хәтердә калды?

Россия Һава флоты көне

Россия Югары Советы Президиумы карары белән бу бәйрәмне  августның  өченче якшәмбесендә билгеләп үтәләр.  Әмма аның беренчесе нәкъ менә 18 августка туры килә.  СССР Һава флоты көнен  бәйрәм итү беренче тапкыр  1933 елда Мәскәүдәге  Фрунзе исемендәге  Үзәк аэродромда була.  Анда халыкны совет авиация техникасы үрнәкләре белән таныштыралар, очучылар үз осталыкларын күрсәтәләр.  Һава парадында   Иосиф Сталин җитәкчелегендә Совет Хөкүмәте һәм Үзәк Комитет вәкилләре дә катнаша.

1997 елның 12 августында хәрби очучыларның үз бәйрәмнәре – Хәрби һава көчләре көне пәйда була. Шул көннән бирле  Һава флоты көне  гражданнар авиациясе белән бәйле оешма коллективлары,  ветераннары һәм хезмәткәрләре өчен һөнәри бәйрәм булып кала.

Бүген Россия гражданнар авиациясе  зур тизлек белән үсә,  географиясе дә киңәя.  Реестрда 238 аэродром исәпләнә. Аларның 80е  халыкара очыш ясый ала.  2018 елда Россия авиакомпанияләре  300 миллионнан артык пассажир һәм бер миллион тоннадан артык йөк күчерә.

Ашлык җитештерүчеләр

25 ел элек (1994) Россия Ашлык җитештерүчеләр берлеге оештырыла.  Бүген ул – илебезнең  аграр секторында иң  зур берләшмәләрнең берсе,  275 оешманы үз эченә ала.

Кәттә очучылар

32 ел элек (1987) Тушино аэродромында  «Русь» очучылар төркеме беренче тапкыр  чыгыш ясый. Бу авиация төркеменең тарихы СССР Министрлар Советының «Октябрьнең 70 еллыгын бәйрәм итү турында»гы карарына барып тоташа.  Юбилей уңаеннан Тушино аэродромында авиация катнашында бик зур спорт бәйрәме уздырырга  ниятлиләр. Очучылар төркеме ДОСААФның Вяземск авиация үзәге базасында  формалаша.

Бүген «Русь» төркеме  Россиядәге күп кенә авиация бәйрәмнәрендә катнаша.  Алар үз осталыкларын Чехия, Эстония, Латвия, Украина, Дания, Белоруссия һәм башка илләрдә дә күрсәттеләр.

«Кутузов» операциясе

76 ел элек (1943) Бөек Ватан сугышы барышында  «Кутузов» дип аталган Орел  операциясе тәмамлана. 1943нең 12 июлендә башланган бу операциягә  Көнбатыш, Брянск, Үзәк фронтлар җәлеп ителә.  Барысы 1,3 миллионга якын сугышчы, 21 меңнән артык корал һәм миномет, 2,4 мең танк һәм 3 меңнән артык самолет була.  Операция барышында  Брянск һәм Белоруссиянең көнчыгыш юнәлешендә  хәрәкәт итәр өчен   шартлар тудырыла.

«Бакыр җайдак»

237 ел элек (1782) Санкт-Петербургта  император Петр I гә һәйкәл ачыла. Ул тарихта «Бакыр җайдак» исеме белән таныла.  Һәйкәл  Екатерина II  күрсәтмәсе буенча төзелә. Автор фикеренчә, атка атланган Петр I  статуясының нигезе  табигый  кыя булып,  аның кырыйлары диңгез дулкынын хәтерләтергә тиеш. 1600 тонна авырлыгындагы шундый таш Петербургтан ерак түгел Конная Лахта бистәсендә табыла.  Аны Петербургка  5 ай буена китерәләр. Һәйкәлнең үзен 15 ел төзиләр.  1782 елның 18 августында  Сенат мәйданында  тантаналы төстә ачалар.

Скульптура бронзадан ясалган. 1833  елда  Александр Пушкин «Бакыр җайдак»  дигән  поэмасында һәйкәлне «терелтә». Шуннан соң  аны шушы әсәрнең исеме белән  атый башлыйлар.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү