Бер ана ике баласын чиләктәге суда тончыктырып үтергән

Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче күп балалы хатынга карата җинаять эше кузгатылган. Ул яңа туган сабыйларын үтерүдә гаепләнә. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Түбән Новгород өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Күпбалалы хатын 31 июльдә мунчада игезәк балалар тапкан һәм аларны мунчадагы сулы чиләккә батырып үтергән. Ә мәетләрен чокырга чыгарып ташлаган.
Әлеге хәлдән соң берничә атна вакыт үткәч хатын медицина ярдәме сорап фельдшер-акушерлык пунктына мөрәҗәгать иткән. Сабыйларны вакытыннан алдан тудыруы хакында ялганлап сөйли. Ләкин табиб моңа ышанмаган һәм полициягә хәбәр иткән. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.


Фикер өстәү